ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Олы Арташ авылында тантаналы митинг

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Җиңү көненә багышланган парадта катнашу

Тэги: Арташ авыл җирлеге

8 май конне Мишәбаш авылында Бөек Ватан  сугышында катнашкан авылдашларны искә алу митингы булып узды. Мәктәп коллективы һәм балалар бакчасы балалары чыгышыннан соң  истәлек агачлары утыртылды.

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә. 

8 май көнне Явлаштау авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг булып узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, авыл җирлегенең хезмәт коллективлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды.. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр дә Бөек Җиңү көненә багышланган парадта мәйдан уртасыннан горур атлады. Колоннаны элекке артиллерист  Шамсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкләгән иде.   


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы ел саен «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» Халыкара акциясен үткәрә. Әлеге Акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан 2010 елдан бирле Самара балалар китапханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Шәмәрдән балалар китапханәсенең бу халыкара акциядә катнашуы инде яхшы традициягә әверелде. "И память подвига нам книга оживляет" мәгълүмати-танып белү сәгатендә Шәмәрдәннең “Салават купере” балалар бакчасында тәрбияләнүче, “Сәйлән” клуб берләшмәсе әгъзалары булып торган балалар катнашты.

Балалар өчен сугыш турында К.Паустовскийның «Похождения жука-носорога», Л.Кассиль, М.Зощенконың «Храбрые дети» хикәяләре; Е.Благинина, С.Михалков шигырьләре укылды. Балалар сугыш тарихларын бик игътибар белән тыңладылар. Электрон презентация ярдәмендә балалар китапханәсе мөдире Галиәкбәрова Р.Х. шулай ук балаларга Бөек Ватан сугышы ничек һәм кайчан башлануы, Совет Армиясенең Җиңүгә нинди авыр юл үтүе турында сөйләде. Чара эчтәлекле үтте һәм тематик мультфильм карау белән тәмамланды.

Тэги: мәдәният бүлеге

7 май  көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында  вакытсыз арабыздан киткән авылдашлар истәлегенә   авыл командалары арасында баскетбол буенча ярышлар оештырылды. Барлыгы 4 команда катнашты: Теләче районыннан  Казаклар, Саба районыннан  Шыңар, Тимершык  авылы  командалары. 1 урын – Тимершык, 2 урын  – Шыңар 1, 3 урын - Шыңар 2, 4 урын Казаклар командаларына бирелде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Спонсорлар –  ААҖ “Туган Як”( Саубанов Ф.К.), Олы Шыңар авыл җирлеге ( Гарипов А.Г.)

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре Батурин урамы, 7а йорт, 136 каб. 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр җәйге ял оештыру һәм балаларны сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк.

8 май көнне Төбәк авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International