Артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр дә Бөек Җиңү көненә багышланган парадта мәйдан уртасыннан горур атлады.

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр дә Бөек Җиңү көненә багышланган парадта мәйдан уртасыннан горур атлады. Колоннаны элекке артиллерист  Шамсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкләгән иде.   

Узган гасырның илленче елларыннан алып кына да районыбызның ун меңнән артык егете армия сафларында хезмәт итте һәм аларның байтагы туган якларына артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр кия торган хәрби парадный киемнән кайтты. Элеккеге артиллеристларыбыз үзләрен районыбызның төрле тармакларында – төзелештә, авыл хуҗалыгында, оешма-предприятиеләрдә куйган намуслы хезмәтләре белән авылдашларының абруйларын казанган, мактаулы исемнәргә лаек булган кешеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International