ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Байлар Сабасында чистарту корылмалары һәм басымлы канализация төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.

Тэги: окс

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында урып -җыю эшләре башланды

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында тулы куәтенә көзге чәчү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен әзерләү  эшләре бара.

 Явлаштау авыл  җирлеге волейболчылары пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона уеннарында 3 урынны алдылар.

Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә, су юллары чистартылды, буа бөялде. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

25 июль көнне “Гаилә” ял паркында китапханәче Шакирҗанова И. “Татар халык уеннары” дип исемләнгән танып белү-уены үткәрде

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

"Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсе игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр. Механизаторлар тритикале культурасын урып-җыю белән мәшгуль. Бүгенгесе көндә, игенчелек өчен бик унайлы булмаган шартларда, механизаторлар каршында булган уңышны югалтуларсыз һәм тиз арада җыйнап алу бурычы тора.

Авыл хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм уңышлар телибез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Иске Мичән авылында җәяүлеләр өчен тратуар төзү буенча эш бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Хәзерге вакытта тирә-яктагы мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды тарафыннан А.И. Щеповских исемендәге фәнни берләшмә белән бергә волонтерларны җәлеп итеп, Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында Сокол-балобанны реинтродукцияләү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла, ул «Сибур Холдинг» ААҖнең «яхшы эшләр формулалары»грант конкурсында җиңүче булды. Югарыда күрсәтелгән проект Россиянең географиясе, экологиясе, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә Милли премия сайтында Хрустальный компас интернет-тавыш бирүдә катнаша.

Мичән авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникларына техник карау уздырылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International