Хезмәткә чакырабыз
20 декабрь көнне Тимершык гомумбелем бирү урта мәктәбе базасында баскетбол буенча ярышлар һәм күңелле стартлар узды. Әлеге чарада “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар катнашты.
МБМБУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек бара
19 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортының “ Моң “ халык театры “Тыкрыкта булды бу хәл” исемле комедиясен сәхнәләштереп, Явлаштау халкына тәкъдим иттеләр.Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. «Моң» халык театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез.
Инвалидлар өчен нинди ташламалар һәм гарантияләр бар?
Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла, ул «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 05 мартындагы 158 номерлы карары белән расланган. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Кичэ, 20 нче декабрь көнне, авыл җирлекләре һәм эшче коллективлар арасында, мини футбол буенча район чемпионатының Шәмәрдән зонасында, җиңү яулаган командаларны тәбрикләү тантанасы булып узды.
Явлаштау командасы авыл җирлекләрендәге ир-атлар командалары арасында мини футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында 2 урынны яулады. Команданы уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез.
Корсабаш торак пунктында «Мегафон» компаниясенең база станциясе урнаштырылды.
«ПМК 159» ҖЧҖ көче белән Корсабаш торак пунктында «Белдерүләр тактасы»урнаштырылды.