Яңа ел ишек шакый! Яңа ел иң искиткеч, тылсымлы бәйрәм, аны балалар да, олылар да түземсезлек белән көтәләр. МБМБУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек бара. Балалар бакчасында Яңа елны каршылау безнен балалар өчен аеруча зур шатлыклы вакыйга, чөнки балалар бакчасында, үткәрелгән Яңа ел кичәсе, истә калырдай зур бәйрәм ул! Шулай итеп үткәрелгән бәйрәмнең күңелле хатирәләре балада гомер буена кала. Без бәйрәм кичәсе өчен әкияти сценарий төзедек, рольләрне бүлештек. Безнең иртәләр күңелле җырлар, әйлән-бәйлән, кызыклы бию номерлары һәм, әлбәттә, әкият геройлары белән узачак.
Педагоглар, балалар, әти-әниләр тырышлыгы белән бакчабыз сихри дөньяга әверелде.... Һәр төркемдә әкият туды: матур кышкы тәрәзәләр, төрле уенчыклар белән бизәлгән чыршылар каршы ала. Шулай ук кабул итү бүлмәләре, музыка залын, урам территориясен бизәүдә күп көч куелды. Быел да бакчабызны бизәүдә бакчабыз хезмәткәрләре, әти-әниләребез актив катнаша, иҗадилыклары белән елдан-ел шакаттыра. Быел да алар тырышлыгы белән ясалган әкият геройлары кул эшләнмәләре, күз явын алырлык. Мондый аралашу формасы ата-аналарны балалар бакчасына эшкә җәлеп итүгә ярдәм итә. Балаларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны уртак иҗадилыклары белән берләштерә. Уртак хезмәт нәтиҗәсе балалар күңелендә онытылмаслык хәтирә, яңа ел кәефен булдырыр дип өметләнәбез!