Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» республика һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла, ул «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 05 мартындагы 158 номерлы карары белән расланган. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Конкурста Саба районының яшь белгечләре дә катнашты: Фәләхова Илүсә Илдус кызы, Сафиуллина Гүзәл Фазылҗан кызы, Ибатова Эльмира Илгиз кызы. "Иң яхшы инженер-механик" номинациясендә Ибатова Эльмира җиңү яулады. Җиңүегез белән котлыйбыз.