ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

15 июнь көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды.  Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

2024 елның 16 июне  18.00 сәгатьтән 17 июнь 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

16 июнь кичендә, 17 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-20 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә, локаль рәвештә боз ява.


15
июнь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация


14
июнь, 2024 ел
җомга

     12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә «Тургай»  приютында бәйрәм  чаралары узды: флешмоб, рәсемнәр конкурсы, спорт ярышлары, бәйрәм хөрмәтенә кул эшләре ясалды. "Россия көне" бәйрәменә багышланган чаралар бик күңелле үтте.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

 09  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

14 июньдә Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегенең административ бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Кадыйров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

  14 июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Без - Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында, Рәсәй Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.

Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә-ил терәге» конкурсында Олы Шыңар авыл җирлегендә яшәүче  иҗади гаиләләр катнашты. Садыйковлар һәм Нәбиуллиннар гаиләләре төрле турларда ярыштылар -  гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү, токмач  кисү, интеллектуаль тур һәм  иҗади чыгыш. Иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

13  нче  июнь  көнне Байлар  Сабасында инвалидлар  арасында  җинел  атлетика  ярышлары  булып  узды. Бу ярышта Лесхоз  өлкәннәр  йортында  социаль  хезмәт  алучы  Загидуллин  Рөстәм Ибрахим  улы һәм  Ермолаева  Светлана  Иван  кызы  катнаштылар.  Нәтиҗәдә  икесе  дә призлы  урыннарга  лаек  булып,  грамоталарга һәм  акчалата  буләкләргә  ия  булдылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Сабантуй бәйрәме

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International