ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2025 ел
җомга

Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2024 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелде.

27 октябрь – мәктәп китапханәләре көне! 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

 Курсабаш мәктәп-интернаты укучылары хат ташучы һөнәре белән танышуга багышланган танып-белү чарасында катнаштылар. Әлеге чара укучыларның һөнәрләрнең төрлелеге һәм эшчәнлекнең һәр төренең әһәмияте турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү эше программасының бер өлеше булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

31 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында «Зиләйлүк» фольклор ансамбленең 15 яшьлек юбилее һәм гармунчы Рәкыйп Шариповны искә алу кичәсе булачак. Рәхим итегез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

25 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында "Шәҗәрә бәйрәме" була. Шекше авылыннан Мөхәммәтҗан һәм Сәйфетдин нәселләре очраша. Әлеге бәйрәмне Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәкова оештыра. 15 сәгать 30 минутта Шекше мәдәният йорты сәхнәсендә Казан шәһәреннән "Мирас" татар халык хоры чыгыш ясаячак, җитәкчесе тамырлары шушы нәсел белән бәйләнгән Наил Бареев. Рәхим итегез!

Тэги: Шекше авыл җирлеге

  2025 елның 18 октябрендә Саба урта мәктәбе базасында 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча ачык турнир узды. Турнирда Кукмара, Нократ Аланы, Питрәч һәм Байлар Сабасыннан 2 команда катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча "Нократ Аланы" командасы җиңү яулады, икенче урында - "Кукмара" командасы, өченче урында - "Питрәч"командасы.

    Командалар грамоталар, акчалата призлар һәм кубок белән бүләкләнде. Ә тренерларга Саба урта мәктәбе администрациясе истәлекле сыннар бүләк итте.

Тэги: ОДМС

2025 елның 19 октябрендә “Сабантуй” стендлы ату комплексында спортинг-компакт буенса Татарстан Республикасы Кубогының чираттагы – 9 этабы булып узды.

Ярыш нәтиҗәләре:

Категория "А"
 1 урын- Мингараев Камил Рамилевич (Б. Сабасы штб)
 2 урын - Мубаракшин Ринат Габднурович (Агрыз ш.)
 3 урын - Кобзев Алексей Михайлович (Казан ш.)
 Категория "В"
 1 урын - Гарипова Алия Ильнаровна (Б. Сабасы штб)
 2 урын - Иванов Игорь Владимирович (Казан ш.)
 3 урын - Беляков Кирилл Валерьевич ( Киров ш.)
 Категория "С"
 1 урын - Гарифуллин Руслан Равшонбекович (Казан ш.)
 2 урын - Каримов Эмиль Эдуардович (Б. Сабасы штб)
 3 урын - Минниханов Раис Нургалиевич (Б. Сабасы штб)

Тэги: ОДМС

2025 елның 23 октябрендә «Саба» бассейнында районыбызның өлкән буын вәкилләре арасында йөзү буенча ярышлар узды. Чара Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Ярышларда 55 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Барлык катнашучылар да «Хезмәткә һәм оборонага әзер! " комплексы нормативларын уңышлы үтәделәр."(ГТО). Югары нәтиҗәләр күрсәтеп, актив яшәү рәвеше һәм физик чыдамлыкның яшькә бәйле булмавын расладылар

Тэги: ОДМС ГТО Саба

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Борынгы татар көнкүреше әйберләре» дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Татар халкының көнкүреше турында тарихи мәгълүмат бирелде,  борынгы савыт-сабалар һәм эш кораллары белән танышу тәкъдим ителде. Шулай ук кыйммәтле әйберләр сакланган сандыклар, эчемлекләр әзерләү өчен комганнар, чәй эчү өчен самоварлар, чигелгән тастымаллар, сөлгеләр һәм декоратив мендәрләр кебек төрле өй кирәк-яраклары зур кызыксыну уятты. Ир-ат һәм хатын-кыз өчен  яртышар бүленгән традицион татар агач өйләре һәм, әлбәттә, милли киемнәр телгә алынды. Чөнки, һәр яңа буынның әхлакый бурычы бар – әби-бабайлар  тудырган тарихи хәтерне өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә «Саба воланы» бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узачак. Әлеге турнир ел саен үткәрелә һәм илебезнең төрле төбәкләреннән 300гә якын катнашучыны җыя. Турнир 2020 елдан бирле уздырыла, ярышлар 5 категориядә уздырыла, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә.

Катнашучылар 5 категориядә көч сынаша:

11 яшькә кадәр

13 яшькә кадәр

15 яшькә кадәр

17 яшькә кадәр

19 яшькә кадәр

Шулай ук 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Өлкәннәр арасында "Саба воланы" бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирның барлык этапларын уздыру нәтиҗәләре буенча һәр төркемдә спортчыларның гомуми рейтингы төзеләчәк. Иң көчле бадминтончылар бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булачак.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International