ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Тимершык авыл китапханәсендә «Язучы һәм сугышчы Абдулла Алиш» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара танылган татар язучысы Абдулла Алишның тууына 116 ел тулуга багышланган иде. Китапханәче укучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында балалар әкиятләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. "Алиш-язучы да, батыр да"китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсендә  «Рухият» клубы әгъзалары өчен «Әйдәгез бер-беребезне хөрмәт итик» дигән танып белү уены узды. Очрашу «От улыбки...»җыры белән башланып китте. Китапханәчеләр башта Татарстанда 173 милләт вәкиле тату яшәве турында сөйләделәр. Һәр халык-кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше ул. Һәм, әлбәттә, милләтләр теле. Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча нинди чаралар күрелә икәнен белдек. Төрле ситуацияләр мисалында чарада катнашучылар толерант шәхес нечкәлекләренә төшенделәр, фикер алыштылар, сорауларга җавап биреп анализладылар: тыныч яшәү өчен һәм талашмас өчен һәркем нәрсә эшләргә тиеш, ни өчен түземле булырга кирәк, нинди тәртип нормаларын толерант дип саныйлар һ.б., ә уеннар аша балалар аралашырга һәм дус булырга өйрәнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

21 сентябрьдә приют хезмәткәрләре 2024 елгы “Милләтләр кроссы”нда катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвеше өчен приютыбыз ел саен авыл җирлегендә уздырыла торган спорт чараларында рәхәтләнеп катнаша. Эстафета нәтиҗәләре буенча приютта тәрбияләнүчебез Яшина Полина башлангыч сыйныф укучылары арасында 2 нче урынны алды, приют хезмәткәре Миңнебаева О.С хатын-кызлар арасында 2 нче урынны яулады.

Тэги: ОСЗ Тургай

Татарстан Республикасы районнарында волонтерлык, ирекле ярдәм итү эшчәнлеген үстерү максатында үткәрелгән, "Добрый край- Игелек җире" 2024 Республика конкурсында "Яшьлек" яшьләр үзәге җиңү яулаган иде. 

21 сентябрьдә приютыбыз "Кабак бәйрәме"ндә катнашты. Приют хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр белән бергә фотозоналар оештырдылар, кабактан бик күп ризыклар әзерләделәр һәм аларны тантаналы чарада актив тәкъдим иттеләр. Шулай ук балаларыбыз үзләре ясаган әйберләрдән һәм сувенир продукциясеннән күргәзмә оештырдылар. Барлык кунаклар да рәхәтләнеп сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр һәм безнең күргәзмә зонасын карадылар. Бәйрәмне оештыручылар безнең приютка мактаулы 3 урын бирделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

2024 елның 21 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының күпчелек территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак, кайбер районнарда урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) көтелә.
2024 елның 23-26 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта туңулар көтелә: 23 сентябрьдә урыны белән 0..-2°; 24-25 сентябрь көннәрендә өстенлек итүче территориядә 0.. -5°; 26 сентябрь-көньяк һәм көнчыгыш районнарда 0..-3°.

20 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары Лесхоз мәдәният йортында урнашкан "Кыңгыраулар” музеена керделәр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер класс, гыйбрәтле фильм карау күңелгә хуш килде. Балалар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, вакытны бик яхшы үткәрделәр.

21 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре "Ябалак янында кунакта"дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген Кукмара шәһәренең 4 сыйныф укучылары кабул ителде. Балалар һәм аларның әти-әниләре әкияти урманга эләктеләр, анда алар төрле әкияти геройларны очратканнар һәм тылсымлы сандыкны табу өчен каршылыклар үттеләр. Куян кызы , төлке,ябалак , аю балаларга  убырлы яшергән серле сандлыкны табарга булыштылар.Сәяхәттән балалар да өлкәннәр дә бик күп якты һәм уңай кичерешләр алдылар.

22 сентябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге урманда "Сары яфраклар кәефе" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Көз-искиткеч вакыт! Бу - «күзләр камашырлык матурлык та », иртәнге салкынлык та, төрле төстәге яфраклар да. Көзге пейзажлар таң калдыра. Һәркемгә матур итеп яктыртылган урман белән сокланасы, аяк астына төшә торган яфраклар белән шыгырдатасы, яуган яфраклардан чәчәк бәйләмнәре җыясы, коелган яфраклардан көзге һаваның сафлыгын сулыйсы килә. Менә балалар да мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә көзге урманга экскурсия ясадылар. Табигатьнең гаҗәеп дөньясына кереп, балалар үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр: шаярырга, чүпләргә, ботакларны сындырырга ярамый. Аннан соң үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, көз билгеләрен искә төшерделәр. Эх, көзге матурлык искиткеч  яхшы! Бу чара балаларда күпме соклану һәм шатлык хисе тудырды!

22 сентябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Балачак» клуб берләшмәсе катнашучылары белән «Халык әкиятләре дөньясына сәяхәт»дигән тематик чара үткәрелде. Әкиятләр-ул бөтен гаҗәеп тарихлар тупланган зур булмаган дөнья. Яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңә торган, әмма беркем дә үлми торган дөнья. Әкиятләр-ул могҗизалар була торган урын. Безнең әкияттә балалар үзләре могҗизалар дөньясына чумдылар һәм геройлар булдылар. Әкиятләр безгә җан өрә. Алар могҗизаларга ышандыралар. Бу дөньяда әле һаман да яхшылык барлыгына ышану. Татар әкиятләре төп геройлары гади кешеләр, ләкин игелекле йөрәкле, явызлыкны җиңеп, Бөек гамәлләр кылган серле дөньяга тарта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International