Традиция буенча ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә иң җылы һәм мәрхәмәтле бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Ике басу Арташ мәдәният йортының Сабабаш, Туктар, Өч Нарат һәм Ике Басу Арташ авыл китапханәсе клублары белән берлектә әлеге көн уңаеннан бәйрәм концерты булды. Бәйрәм программасы якты, кызыклы һәм төрле иде. Югарыда күрсәтелгән мәдәният учреждениеләренең хезмәткәрләре хореограф Гөлнар Илдар кызы Газизуллина катнашында музыкаль һәм бию чыгышларыннан алып театр сәхнәләренә кадәр бик яхшы концерт номерлары әзерләгәннәр. Мәхәббәт һәм ана булу турындагы күңелгә үтеп керерлек җырлар тамашачылардан беркемне дә битараф калдырмады,һәр башкарылган концерт номеры алкышларга күмелде. Бүгенге концертка килгән барлык әниләр өчен чын бүләк булды. Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы сәламләү сүзе белән чыгыш ясап,барлык аналарга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Концертка СВО-солдатларының әниләре: Фәттахова Гөлчәрә апа, Кәримова Нәкыя апа, СВОда һәлак булган солдатның энисе Галимҗанова Илмира, бугенге көндә армия сафларында хезмәт итуче солдатларның әниләре Гаянова Лилия, Төхвәтуллина Илүзия ханымнар да чакырулы иде. Концерт барышында аларга да бер өлеш багышланган иде, истәлекле бүләклэр тапшырылды. Бәйрәм концертын оештыруда катнашкан һәркемгә, иганәчеләр Наил һәм Илһамия Гаяновларга матди ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм.
Еш кына тышкы яктан матур кеше үзен тупас, әдәпсез тота. Андый кеше беркемгә дә шатлык китерми. Һәм киресенчә, бик матур булмаса да, бик игелекле, намуслы кешеләр бар. Һәм безнең алар белән дус буласыбыз һәм аларга охшыйсыбыз килә. Без дә игелекле һәм әдәпле кешеләр булырга тырышабыз.
2024 елның 25 ноябрендә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Кешеләргә яхшылык бүләк ит»дигән әдәплелек дәресе үткәрелде.
Чарада катнашучылар «Әдәпле викторина» да катнаштылар, әдәби геройларны таныдылар, тематик уеннар уйнадылар.
Һәркем бер хакыйкатьне исенә төшерде: һәркемдә булырга тиешле яхшылык бар – яхшы йөрәк, яхшы күңел, яхшы сүзләр.
Чара «Яхшылык эшлә!» видеоролигын карау белән тәмамланды.
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре татар язучысы һәм драматургы Шәриф Хөсәеновка 95 яшь тулу уңаеннан «Дөньяда сүзем калыр» исемле әдәби кичә үткәрделәр. Чара кысаларында катнашучылар язучының биографиясе, аның иҗади юлы һәм татар әдәбиятындагы әһәмияте белән таныштылар.
Пьесалардан өзекләр укуга аерым игътибар бирелде, бу исә аның иҗаты рухына тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек бирде. Кичәдә катнашучыларга шулай ук "Әниемнең ак күлмәге" драмасыннан өзек тәкъдим ителде, ул Шәриф Хөсәеновның тирән хисләрне әдәби образлар аша җиткерү осталыгына ачык мисал булды.
Рәсем ясау кешенең фантазиясен үстерә, баш миен ял иттерә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә -дип саный белгечләр. 26 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе Саба урта мәктәбенең китапханәсе белән берлектә «Рәссамнар дөньясы» дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны татар сынлы сәнгатенең үз гомерләрен рәсем сәнгатенә багышлаган күренекле рәссамнар: Б. Урманчы, И. Зарипов, Л. Фәттәхов, Ш. Шәйдуллин, Х. Якуповның иҗатлары белән таныштырдылар. Рәсем ясауның төрле ысуллары, аның төрләре турында яңа мәгълүматләр алдылар.Әлеге чара татар рәсем сәнгатенең бай дөньясын һәм халыкның мәдәни мирасын тирәнтен аңларга мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота: хезмәт күрсәтүче оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем өчен ачык булуы; хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы һәм аларны алу мөмкинлеге; хезмәт күрсәтүне көтү вакыты; оешма хезмәткәрләренең әдәплелек, компетентлыгы; тулаем хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгать булу.
Югары сыйныф укучыларының Саба үзәк район хастаханәсе табиблары белән очрашуы.
2024 елның 25 ноябреннән алып 06 декабрьгә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
2024 нче елның 24 нче ноябрь көнне Чаллы шәһәрендә мәктәп укучылары арасында автомодельләштерү ярышларының 1 этабы (ябык трасса) булып үтте.