ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Тимершык авылы мәдәният йортында "Дуслык таҗы" дип исемләнгән фольклор концерт үткәрелде. Концерт фольклор чыгышлар,  җырлар,  биюләр белән үрелеп барды. Концертта Тимершык мәдәният йортының "Мизгел" фольклор коллективы, "Яшьлек" театр коллективы, Шекше авылы мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективы, Кызыл-Мишә,  Иске Мичэн,  Көек,  Сабай авылы үзешчәннәре чыгыш ясады.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 1 февральдән 06 сәгатькә кадәр. 2 февраль 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 2 февралендә төнлә урыны белән көтелә:

- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;

- көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр көчле җил.

31 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды. Көн тәртибенә куелган мәсәләләр буенча Олы Кибәче авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. 2021 елгы эшчәнлекләре буенча, участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А.А. 2021 елда җирлек буенча кылынган җинаятьләр һәм хокук бозулар, аларны кисәтү, булдырмау чаралары турында, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. һәм башкалар чыгыш ясады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

30 нчы январь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Нуриев Булат Раузит улы истәлегенә хоккей ярышы үткәрелде. Булат тумышы белән Кече Шыңар авылыннан һәм шушы мәктәп укучысы иде. Моннан 9 ел элек ул 22 яшендә  фаҗигале төстә  вафат була. “Булат Нуриев -  тормышка, спортка гашыйк кеше иде. Кешелеклелек, ихласлык... Кулыннан килмәгән эше юк, оештыру сәләте зур иде” – дип искә ала аны сыйныфташлары.

Тэги: Мәгариф идарәсе

29-30 гыйнварда Казан шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче этабы узды. Ярышларда республиканың 22 районыннан 274 спортчы катнашты. Саба районы спортчылары ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 2008 һәм кечерәк Категория:1 урын-Зәйнеев Айназ (ялгыз разряд) 2 урын-Равилин Адель (ялгыз разряд) 1 урын Зайнеев Айназ һәм Морданшин Раил (Әлмәт) (парлы разряд). Категория 2007 һәм өлкәнрәк: 3 урын-Миннигалиев Илшат (катнаш парлы разряд).

«30» гыйнвар көнне Чабья Чурчи авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәре «Җырлыйк әле» дип исемләнгән шоу - проект үткәрделәр. Шоу-проект барышында татар, халык, ретро һәм заманча җырлар яңгырады. Һәр тур матур концерт номерлары, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны алкышлар белән бик җылы каршы алдылар һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр, иҗади уңышлар теләделәр. Чара бик күңелле үтте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

«28» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мэдэният йортында 2021 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча «Игенче» хужалыгынын отчет җыелышы булды. Киңәшмәдән соң, авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә популяр артистлар Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Миләүшә һәм Айрат Закировларның зур концерты булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Хөрмәтле Иләбәр  авыл халкы!


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә юлларны  кардан “Симет” җәмгыяте чистартып тора.

 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:


Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 31 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 2022 елның 1 феврале

2022 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;

- секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил.;

- бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Буран-карны җил астында җир өсте катламына күчерү.

Аералар поземок, түбән һәм гомуми буран. Түбән буранда элек коелган карны яңадан бүлү бара, гомуми буранда, яңадан бүлү белән бергә, болытлардан кар төшә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International