ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2022 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм, тылда фидакарь хезмәт күрсәтеп, Бөек Җиңүне якынайткан әбиләр, апалар! Хөрмәтле хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәбез!

    Иң рәхимсез, иң канлы, җимергеч Икенче Бөтендөнья сугышы еракта, узган гасырда ук калды. Бу сугышта йөзләрчә миллион кешеләрнең тырышлыгы белән, дистәләрчә миллион кеше гомере бәрабәренә яуланган Җиңү көне елдан-ел ераклаша бара. Әмма вакыт кешелек дөньясының рәхмәтле истәлеген җуя алмый. Аерым якташларыбызның батырлыклары тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылды. Батырларыбызның исемнәре халкыбыз күңелендә батырлык, чыдамлык, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык символы булып яши. Хөрмәтле ветераннар! Сез зур сынаулар аша узып, сугышның ачысын-төчесен татып, дошманны җиңдегез. Сугыштан соң җимереклекләрне торгызуда үз-үзегезне аямыйча эшләдегез. Сезнең алда баш иябез.


8
май, 2022 ел
якшәмбе

8 май көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре " Яңгырасын гармун моңнары!" дип исемләнгән, Җиңү көненә һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган тантана оештырдылар. Күргәзмә ахырында «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады.

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылындагы сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән стела каршында тантаналы митинг үткәрелде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын каршылаган көннәрдә Курсабаш авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

 5 май көнне Югары Симет мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы һәм 5 сыйныф укучылары белән берлектә “ Георгий тасмасы “ акциясендә катнаштылар. Тыл ветераннарын котлап , аларга Татарстан Республикасы  Президенты һәм район Башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бәйрәм күчтәнәчләре тапшырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

7 нче май көнне Туктар авылы халкы, авыл клубы, китапханә эшчеләре, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

7
май, 2022 ел
шимбә

3 нче май көнне Башаров Рәшит Тимергали улына багышланган "Сагынабыз бергә чакларны" дигән искә алу кичәсе булып узды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы тыл Ветераннарын котлады

 

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Полициягә кил

    Аларның күбесе-якынча 7 меңе-республика башкаласында торак сатып алган. 2,5 мең тирәсе – Яр Чаллы шәһәрендә. Агымдагы елның өч аенда статистика күрсәткечләрен анализлап, Татарстан Росреестры әнә шундый мәгълүматлар китерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International