Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне уңаеннан Эзмә авыл җирлеге башлыгы ваыйфаларын башкаручы Әхмәтов Райнур Гыйльфан улы катнашында "Минем хокукларым" дигән чара уздырылды.
Кеше хокуклары-ул үзе һәм аның тирәсендәге кешеләр яшәгән җәмгыять кагыйдәләре. Кешеләр җәмгыятьтә , тормыш тәҗрибәсе белән билгеләнгән , күп буыннарның гореф-гадәтләре салынган кагыйдәләр, йолалар буенча яшәргә тиеш.Шул чакта бу җәмгыятьтә акыл, гаделлек, вөҗдан һәм тәртип принциплары гамәлдә булачак. Җәмгыятьтә һәрбер кешенең хокуклары бар. Ләкин аларны башкаларның хокуклары бозылмаганда гына кулланырга мөмкин. Башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү – һәр кешенең бурычы. 19 ноябрьдә Олы Кибәче авыл китапханәсендә кече Кибәче авыл клубы мөдире белән берлектә «Мин бала - минем хокукларым» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Аралашу барышында балаларның үз хокукларын ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды.
2022 елның 19 ноябрендә Йошкар-Ола шәһәрендә I төбәкара балалар үзешчән иҗат «Чулпан» конкурсы узды,
Ел саен, 19 ноябрьдә,РФ Президентының «РФ Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәрне һәм истәлекле көннәрне билгеләү турында»2006 елның 31 маендагы 549 номерлы Указы нигезендә, Россия Кораллы көчләренең истәлекле көне — ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне билгеләп үтелә.
Түбән Шытсу авылында КФХ "Хабибрахманов" үгезләр симертү крестьян фермер хуҗалыгы эшләп килә. 2019 елда алар грант отып үз эшләрен ачып җибәрделәр. Бүгенге көндә фермада мал тоту өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Хабибрахмановлар зур тырышлык белән алга атлыйлар.Хөкүмәтебез дә аларга хәер хаклы.
Саба дулкыннары телерадио компаниясенең "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары катнашты. Алар үзләренең һөнәрләрен тыңлаучыларга җиткерделәр.
"Шытсу" командасы мини-футбол буенча район чемпионатында актив катнаша. Команданың чираттагы уены 23 ноябрьдә Кибәче командасына каршы булачак. Командага уңышлар телибез!
Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы "Саба таңнары" призына үткәрелгән көрәш турнирында тулы составта катнашты. Команда 7 нче урынга лаек булды. Шәхси нәтиҗәдә Загидуллин Айнур 70 кг.үлчәүдә 3 нче урынга лаек булды. Шавалиев Инсаф 4 нче. Котлыйбыз!
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар катнашында "Бердәмлектә көч" дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачаларга концерт бик ошады. Балалар һәм әти-әниләр бик канәгать калдылар.
Югары Шытсу авыл мәдәният йорты мөдире Шарифуллина Гөлнар һәм аның гаиләсе "Нечкәбил" конкурсының зона этабын уңышлы гына үтеп бүгенге көндә финал турына әзерләнә. Финал 26 ноябрь көнне Казан шәһәрендә булачак. Аңа уңышлар телибез.