ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Әнисә Мөбәрәкова  коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк – чәчәкләргә  кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады

Ике басу Арташ «Күбәләк» балалар бакчасында чыгарылыш – 2024 булып узды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Һәр халыкның үз милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнарда – берничә гасыр элек барлыкка килгән. Безнең тормышыбызда барысы да үзгәрә: әйберләр, шәһәрләр, авыллар, һөнәрләр, кием, табигать, әмма халык бәйрәмнәре генә үзгәрми, алар кешеләр яшәгәндә дә яши. Милли бәйрәмнәр халыкның җаны һәм йөрәге бәйрәмнәре. Бездә - «Бирнә җыю»традицион татар бәйрәме. 1 июнь көнне Тимершык авыл җирлеге авылларында Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен "Бирнә жыю" татар милли йоласын оештырды. Балалар һәм өлкәннәр милли костюмнар, калфаклар һәм түбәтәйләр кигәннәр, бу авылдашларыбызны сөендерә иде! Татар милли җырларын җырладык, бию биюләре белән авыл урамнары буйлап йөрдек, әби - бабаларыбызны һәм әти-әниләребезне яшьлекләренә кайтардык!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында чыгарылыш – 2024 булып узды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

     2 июньдә безнең тәрбияләнүчеләр Иске Икшермә мәдәният йорты оештырган  "Әкияттәге балачак" бәйрәм программасында актив катнаштылар. Балачак бәйрәме шатлыклы, кыңгыраулы, җылы һәм матур үтте.

Тэги: ОСЗ Тургай

Арташ  авыл җирлегенең барлык авылларында да Сабантуй бирнәсе җыелды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2024 елның 1 июнендә Ике басу Арташ авылында " Лесные тропы " эндуросының Татарстан Республикасы ачылу чемпионатының 1 этабы узды. Анда 15 төбәктән 207 катнашучы катнашты. «Лайт» категориясеннән Рәхимов Юлдаш Васимович 1 урынны алды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында күпфатирлы йорт янында "Безнең ишегалды" программасы буенча эш башланды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлеге зиратларында Корбан бәйрәме алдыннан чүп үләннәрен чабу оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык авылларында да Сабантуй бирнәсе җыелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International