ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш план буенча алып барыла. 11 июньдә "Күңелле каникуллар"уен программасы узды. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафеталар белән кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар.12 июньдә Олы Шыңар авыл китапханәсе балалар өчен “саф һавада китап  уку”ны оештырды. 13 июньдә "Әдәби алан" проектында катнашучылар өчен балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс уздырылды. Катнашучылар матур шәм ясарга өйрәнделәр.14 июньдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә  «Җыр дусларын җыя » дип аталган балалар концерты оештырдылар. Аерым җырчылыр, хор белән җырлау, биюләр белән чыгыш ясадылар.15 июньдә «Бүген сәламәт булу - модалы һәм абруйлы» дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында ни өчен хәзерге җәмгыятьтә сәламәт булу модалы һәм дәрәҗәле булуы турында фикер алыштылар. 18 июньдә Олы Шыңар авыл  китапханәчесе яшь укучыларны яңа китаплар  белән таныштырды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Йөзүчеләр өчен җыеннар

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен “Наркомания: белергә, ялгышмаска!»  дип аталган әңгәмә оештырдылар. Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсе бик актуальләшә. Хәзерге вакытта барлык үсеш алган илләрдә теге яки бу зарарлы гадәтләргә бәйле кагыйдәләр киң таралган. Шуңа күрә яшь буын өчен сәламәт яшәү рәвешен  аңлап сайлау аеруча мөһим. Әңгәмә барышында урман музее хезмәткәрләре үсеп килүче буынга наркотикларның нәрсә икәнен һәм нинди йогынты ясавын, шулай ук наркотикларның кешенең тормышына ничек тәэсир итүен сөйләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узган республика семинарында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчесе Инзил Мостафин катнашты. Семинар «Бухгалтерлык хисабындагы яңалыклар» темасына оештырылып, эш барышында 2024 елдагы бухгалтерлык хисабындагы төп үзгәрешләргә күзәтү ясалды, бухгалтерлык хисабын алып баруның төп аспектлары каралды.

Юлбат хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Берьеллык үләннәрдән сенаж салалар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

 Юлбат авылында спорт мәйданчыгы төзелешен 159 нчы ПМК ҖЧҖ алып бара.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

19 июньдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кәгазьдән күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Күгәрчен тынычлык символы, сугышларга һәм көч куллануга каршы көрәш символы.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре фельдшер ярдәмчесе белән берлектә сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чара башында фельдшер ярдәмчесе файдалы киңәшләр белән уртаклашты, җәйге эссе көннәрдә сәламәтлекне ныгыту өчен иң нәтиҗәле халык чаралары турында сөйләде һәм балаларның барлык сорауларына җавап бирде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Компаниянең номиналь» кагазда гына " директоры роленә бүләк өчен риза булган гражданнар барлык куркынычларны да аңламый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International