“Наркомания: белергә, ялгышмаска!» - әңгәмә

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре яшь кунаклар өчен “Наркомания: белергә, ялгышмаска!»  дип аталган әңгәмә оештырдылар. Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләсе бик актуальләшә. Хәзерге вакытта барлык үсеш алган илләрдә теге яки бу зарарлы гадәтләргә бәйле кагыйдәләр киң таралган. Шуңа күрә яшь буын өчен сәламәт яшәү рәвешен  аңлап сайлау аеруча мөһим. Әңгәмә барышында урман музее хезмәткәрләре үсеп килүче буынга наркотикларның нәрсә икәнен һәм нинди йогынты ясавын, шулай ук наркотикларның кешенең тормышына ничек тәэсир итүен сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International