10 июльдә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә» багышланган бәйрәм концерты оештырдылар.
Арташ авыл җирлегенең Язлы Арташ авылы зират территориясендә үлән чабу эше бара. Зиратларны чисталыкта тоту-безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурычыбыз булып тора.
Симет хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Беръеллык үләннәрдән сенаж салалар.
Саба муниципаль районы буенча ГТО тестлау үзәге халыкның барлык категорияләрен тестлау буенча актив эш алып бара.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
2024 елның 12 июлендә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр «Мэрхэмэт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын - кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «гаиләне һәм балалыкны саклауда» темасына телефон кайнар линиясе үткәрү планлаштырыла.
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).
Кызыл-Мишә торак пунктында спонсорлар ярдәме белән иске коены торгызу буенча эшләр алып барыла.
Табигатьне саклау максатыннан Тимершык авыл җирлегендэ елга ярларын һәм сулыкларны чүп-чардан чистарту эшләре даими рәвештә алып барыла.
Шул максаттан Мишә елгасы буендагы корган агачларны кисеп, чистарту эшләре башкарылды.
Тимершык авыл җирлегендә тирә якны төзекләндерү эшләре ел дәвамында алып барыла. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.
Шушы көннәрдә Тимершык авылында тирә якка куркыныч тудыручы һәм электр чыбыкларына комачаулап үсүче зур агачлар өлешчә киселеп, чистарту эшләре алып барылды.
Яңалыкларны яратмаган кеше бармы? Әлбәттә, юк. Без барыбыз да бик кызыксынабыз. Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газета-журналлар сөйли. Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Дөньядагы бар нәрсә турында журнал һәм газетада» вакытлы матбугат көне узды. Бу көнгә шул ук исемдәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмә өчен вакытлы матбугат төрле яшь категорияләрендәге кулланучыларның укучылар ихтыяҗларыннан һәм мәнфәгатьләреннән чыгып сайланды.