ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 22 августы 21.00 сәгатьтән 23 август 08.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

23 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

1994 елдан башлап ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе", шулай ук Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы бәйрәм акциясенә кушылды, мәктәпнең тәрәзәләрен бизәде. Балалар  рәсем күргәзмәсендә катнаштылар. Балалар рәсемнәрдә Россия флагының куәтле көчен, аның иреген, дәүләтебезнең байлыгын күрсәттеләр. Рәсемнәрнең төп төсләре, әлбәттә, зәңгәр, кызыл һәм ак, бу Россия Федерациясе флагындагы төсләргә туры килә. Чара балаларда Ватаныбыз һәм Россия флагына зур мәхәббәт, хөрмәт уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Видеокүзәтү камераларын һәм мультимедиа җиһазларын көйләү, экспозиция модульләрен җыю, экспонатларны урнаштыру эше бара.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылы һәм Кече Шыңар авылы зиратларында, су буйларында  корыган агачларны, куакларны  кисү  эшләре башкарылды. Жыелган чүпләр  Саба МПП ТКХ АҖ оешмасының махсус техникасы ярдәмендә чүп полигонына  чыгарылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырылды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Көн тәртибендә алда булачак сайлаулар һәм агымдагы елның нәтиҗәләре каралды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Сәяхәт-кеше тормышында матур, күңелле, истәлекләргә бай мизгел. Сәяхәтләрдә кешенең дөньяга карашы үзгәрә, аның белемнәре киңәя, ул яңа тойгылар һәм уңай эмоцияләр ала. Кеше, рухи ризык җыеп, өенә ял итеп кайта. 20 августта Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, клуб берләшмәләренә килүчеләрнең ялын оештыру максатында Алабугага экскурсия оештырдылар. Алабуга-бик матур төбәк, анда күп санлы тарихи-мәдәни һәйкәлләр, комплекслар һәм истәлекле урыннар тупланган. Бүгенге экскурсия Кама ярында урнашкан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында булудан башланды. Кызыклы вакыйганы тыңлаганнан соң, барыбызны да Кама буендагы матур табигать күренешләре гаҗәпләндерде. Озын юлдан һәм зур территория белән экскурсиядән соң «Таҗикстан» кафесында тәмле ризык ашау бик урынлы иде.

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында урып-җыю эшләре дәвам итә. Быелгы катлаулы һава торышына карамастан, механизаторлар тырышып эшлиләр. Арпа уңышы 39ц/га, арышныкы 24 ц/га тәшкил итә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында күпфатирлы йорт янында "Безнең ишегалды" программасы буенча эш дәвам итә. Йортка керү юлына тротуар җәелде һәм балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар урнаштырыла башлады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә. 

Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме,бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Балаларны Россия Федерациясе символлары, аларның билгеләнеше һәм ил гражданины тормышындагы роле белән таныштыру өчен Олы Кибәче авыл китапханәсендә «Безнең триколор»чарасы узды. Балалар Россия Дәүләтенең флагы тарихы белән таныштылар, шулай ук 17 — 19 гасырларда флагның кызыл төсе батырлыкны, иманны саклауны, каһарманлыкны, киң күңеллелекне, фидакарьлекне, утны, үлем сугышын, зәңгәр төсе — күк йөзен, тугрылыкны, рухилыкны, ак төсе — тынычлыкны, чисталыкны символлаштырганлыгын белделәр. Чараның икенче өлешендә балалар РФ триколорын  альбом битләренә төсле йоннан ясадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International