ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Иске Икшермә территориясен төзекләндерү

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә Сабантуйга әзерлек

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

 4 июнь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан интернат-йорт хезмәткәрләре өчен бәйрәм концерты оештырылды. Шулай ук грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Урман сәнәгате хуҗалыгының административ бинасының актлар залында җирлек оешмасы җитәкчеләре, депутатлар һәм Сабантуй комиссиясе белән чираттагы утырышлар узды. Сабантуйга әзерлек актив бара.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

3  июнь көнне , “Кояшкай” балалар лагерендә, “Яшьлек” профильле сменасында ял итүче балалар белән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган мавыктыргыч квест-уен узды.

Атна саен Мишә авыл җирлегендә урамнар арасында спартакиада уза, ул кыштан ук башланды, менә җәй инде йомгаклау уеннары. Бу атнада активистлар зур теннис уйнады. Шундый яхшы, кызыклы уен өчен активистларыбызга, командаларыбызга рәхмәт белдерәсебез килә.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Саба аграр көллиятендә “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” буенча узган  демонстрацион имтиханнарда Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров баш эксперт буларак катнашты. Студентлар теоретик белемнәрен генә түгел, ә практик күнекмәләр дә тәкъдим иттеләр. 1С программасында оешма булдырып, аның турындагы барлык мәгълүматны туплап, программага керттеләр, бухгалтерлык проводкаларны дөрес үткәрү, милекнең исәпкә алынуы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе, хезмәт хакы исәпләү – болар барысы да демонстрацион имтиханнарда башкарылды. Ахырдан исә студентлар тарфыннан имтихандагы эшчәнлекләренә үзанализ ясалды.

3 июнь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханәче белән берлектә бәйрәм уңаеннан күңелле уен программасы оештырылды .

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бәйрәмгә әзерлек тулы көченә бара. Иҗат коллективларының репетицияләре актив уза, концерт номерлары эшләнә, мәйданчыклар бизәлә һәм бәйрәм программасы әзерләнә

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International