ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәрдаим социаль яктан авыр хәлдә калган, күп балалалы, аз керемле, мөмкинлекләре чикле гаиләләрнең балалары һәм районның белем бирү учрежденияләрендәге балалар белән профилактик эшчәнлек алып баралар.

Тэги: СЯУ

21
май, 2019 ел
сишәмбе

“Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай»  приютында Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнаштылар. Белгечләр тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти- әниләре өчен конкурслар әзерләделәр: «Халык зирәклеге әйтә» - балалар ике төркемгә бүленеп гаилә турында мәкальләр чиштеләр, «Йөрәкне тапшыр» гаиләдә яңгыраган ягымлы, яхшы сүзләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.  Һәр бала истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

Тэги: СЯУ

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре  тарафыннан "Язгы игелек атнасы" акциясе дәвам итә. Өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең йорт яны территорияләрен, йорт эчендәге эшләрне башкару һәм ишегалды корылмаларын   ремонтлау буенча эшләр кабатланып тора.

Тэги: СЯУ

14
май, 2019 ел
сишәмбе

Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәр кеше тормышында гаилә - иң кадерлесе, иң мөһиме булып кала бирә, чөнки тулы гаилә аркылы без якыннарыбызның җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоябыз. Яшьтән үк гаилә аша мәхәббәт һәм җаваплылык, тырышлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көне алдыннан “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар арасында «Минем гаиләм» дигән темага рәсем бәйгесе үткәрделәр. Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Тэги: СЯУ

    Саба районы "Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы кысаларында социаль хезмәт алучы олкәннәр белән 9 Майга багышланган бәйрәмдә булдылар,  бик  теләп концерт карадылар, парадта катнаштылар.

Тэги: СЯУ

7
май, 2019 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. "Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү Волонтерлары» активистлары белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм 2019 елның 6 маенда Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә георгий тасмалары тараттылар һәм Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар.

Тэги: СЯУ

30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаган балалар белән дәресләр үткәрәләр. Дәресләр вакытында балигъ булмаганнарның иҗади эшчәнлеккә мотивациясе уяна, танып-белү активлыгы формалаштырыла, коммуникатив күнекмәләр диапазоны киңәйтелә.

Тэги: СЯУ

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре  тарафыннан "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында 2019 елның 22 апреленнән өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең йорт яны территорияләрен, йорт эчендәге эшләрне башкару һәм ишегалды корылмаларын  ремонтлау буенча эш алып барыла.

 

Тэги: СЯУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International