Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәр кеше тормышында гаилә - иң кадерлесе, иң мөһиме булып кала бирә, чөнки тулы гаилә аркылы без якыннарыбызның җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоябыз. Яшьтән үк гаилә аша мәхәббәт һәм җаваплылык, тырышлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көне алдыннан “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар арасында «Минем гаиләм» дигән темага рәсем бәйгесе үткәрделәр. Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.