Һәр баланың туган көне шатлыклы һәм күптән көтелгән бәйрәм, аны якыннары һәм дуслары арасында бәйрәм итәргә, комплиментлар диңгезен ишетергә һәм әлбәттә, күп бүләкләр алырга телиләр. Ә приют-ул бер зур һәм тату гаилә, анда балалар бәйрәмнәрне күңелле билгеләп үтәләр.Балалар күңелле конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.
Бүген 17 апрельдә "Тургай" приютында Саба муниципаль районы "Беренче хәрәкәт" кураторы Хаҗиев Илнар Илдар улы белән очрашу узды. Ул балаларны яңа оешманың эш юнәлешләре, планнары һәм максатлары белән таныштырды. Безнең балалар бик кызыксындылар һәм алга таба "Беренчеләр хәрәкәте" сафларына керергә карар кабул иттеләр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика үткәрелә.
17 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль реабилитация буенча белгеч җитәкчелегендә «Хәтер терапиясе» технологиясе узды. Социаль хезмәтләр алучылар белән аларның яшьлек еллары һәм тормышларында булган вакыйгаларны искә төшерделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.