ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2025 ел
җомга

21 февральдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,  интернатның ир-ат социаль хезмәтләр алучыларын  бәйрәм белән   котладылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

                            Лесхоз интернат-йортында концерт

 20 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 23 февраль - «Ватанны саклаучылар көнен» бәйрәм итү уңаеннан - Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары концерт программасы белән килделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә. 


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

   19 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән “Кунелле  стартлар” булып  үтте.

 

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

1 февральдән 14 февральгә кадәр Саба районы китапханәсе оештырган «Утлы еллар кайтавазы» әдәби марафоны старт алды. Әлеге марафонда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәтләре алучылары да катнашты.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды. 


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

 Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды. Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Оста куллар» түгәрәгендә катнаштылар.

Безнең интернат осталары энә савыты  тегәргә керештеләр. Матур тукыма сайладылар һәм киләсе дәрестә эшләү өчен өлгеләр әзерләделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана. Сугыш хәрәкәтләренең характеры буенча Сталинград сугышы ике чорга бүленә: 1942 елның 17 июленнән 18 ноябренә кадәр дәвам иткән, максаты Сталинград шәһәрен (1961 елдан — Волгоград) саклау булган оборона чоры һәм 1942 елның 19 ноябрендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә Сталинград юнәлешендә хәрәкәт иткән немец-фашист гаскәрләре төркемен тар-мар итү белән тәмамланган һөҗүм чоры.

 5 гыйнвар көнне әлеге истәлекле дата кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә документаль фильм карау үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International