24 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР атказанган артисты Гүзәл Исмәгыйль кызы Маликова җитәкчелегендәге «Дуслык» татар халык ансамбле концерт программасы белән булдылар. Алар төрле телләрдә җырлар башкардылар. Социаль хезмәтләр алучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм бик канәгать калдылар.