Табигатьтә кыш хөкем сөрә. Көннәр суык тора. Ә безнең интернатыбызда якты һәм җылы.
6 гыйнвар көнне интернатта социаль хезмәт алучылар «Кыш» темасына рәсемнәр ясадылар. Бу мавыктыргыч шөгыль барлык катнашучыларга да ошады.
Тиздщн -Раштуа бәйрәме. Безнен интернатыбызда яшәүчеләребезнең күбесе бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.Шушы унайдан интернатыбызның тәрбиячесе җитәкчелегендә
" Раштуадан суга чумдырылуга кадәр " темасына әңгәмә һәм "Кар табышмаклары " дигән конкурс үткәрелде. Социаль хезмәт алучыларның күнеленә бу чаралар бик хуш килделәр.
4 гыйнварда Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәт алучылары дәвалау-хезмәт тернәкләндерү дәресләре кысаларында, бергәләп кар чистартырга чыктылар. Юллар һәм сукмаклар чистартылды. Эш бик тырышып башкарылды, хезмәтнең нәтиҗәсе күренде.
3 гыйнварда Лесхоз интернат-йорты белгечләре җитәкчелегендә библиотерапия буенча чара уздырылды. Төрле повестьлар һәм хикәяләр укылды.Таныш хикәяләрне, аларның авторларын искә төшерделәр. Бу чара бик җанлы һәм кызык алып барылды. Һәр канашучы бу чарага үзенең өлешен кертте. Соңыннан һөнәрчелек буенча мастер-класс үткәрделде. Бу чарада да социаль хезмәт алучылар бик актив катнашты
1 гыйнварда Лесхоз интернат-йортында директор урынбасары җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Бочче» уены буенча ярышлар узды. Ярышта катнашучылар очен «Бочче» уены -таныш уен. Алар бу уенны бик яраталар. Район буенча уздырыла торган ярышларда да «Бочче» уеннарында катнашып киләләр.
30нчы декабрьдә Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Яңа елга багышланган бәйрәм концерты булды. Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел бәйрәме уздырдылар. Бу искиткеч персонажлар белән чын Яңа ел тамашасы иде. Чын артистлар кебек уйнап, коллектив өлкәннәрне шатландырды.
Бәйрәм котлаулар, күңелле һәм кызыклы уеннар, җырлар, шигырьләр белән чиратлашып барды. «Старость в радость», «С верой в будущее» хәйриячеләребез дә читтә калмадылар. Интернатта яшәүче һәр кешегә Яна ел күчтәнәчләре алып килделәр. Бәйрәм бар кешегә дә ошады, бик күңелле үтте.
2023 нче елның 7 нче гыйнварында «Раштуа» бәйрәме үткәрелде.
«Мода кастингы» – балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу программасы шундый исем астында үтте.
2023нче елның 5 нче гыйнварында тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Карлы карусель” дип исемләнгән спорт уены үткәрелде.
2023 нче елның 3 нче гыйнварында «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияче Тимергалиева ИИ. җитәкчелегендә «Саф һавада уеннар» дигән темага уеннар үткәрелде.