7 июльдә безнең приютта чәчтараш сәнгате буенча мастер-класс узды. Безгә кунакка Казан шәһәреннән профессиональ чәчтараш - Яшина Регина Николаевна килде.
Приютта тәрбиячеләр тарафыннан мастер-класслар уздырыла. Балаларның бик яратып катнашкан мастер-классы – “Фуд " - ягъни флористика - конфеттан букетлар ясау сәнгате. Һәр бала оригиналь һәм кабатланмас бәйләм барлыкка китерде.
Россиядә 1 июльдә бик мөһим бәйрәм — Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә.
"Тургай" приютында “Беркем дә онытылмаган”, “Бернәрсә дә онытылмаган!” дип исемләнгән хәрби тематикадагы рәсемнәр конкурсы узды. Һәр рәсемдә безгә биргән тыныч көннәр өчен ветераннарыбызга рәхмәт чагыла.
Корбан бәйрәме исламда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе.Традиция буенча бәйрәм берничә көн дәвам итә ала.Корбан бәйрәме уңаеннан приютта тантаналы чәй эчү оештырылды.