13 нче февральдә приютта "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлекчәсе вәкилләре белән «Кызыклы очрашу»булды. Җирле бүлекчә җитәкчесе Хаҗиев Илнар Илдар улы укучыларга «Беренчеләр хәрәкәте» нең үсеш тарихы, аның юнәлешләре һәм структурасы турында сөйләде. Бүлек вәкилләре балалар белән мастер-класс һәм флешмоб үткәрделәр. Очрашу ахырында приют директоры Алинә Кәшиповна барлык кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырып үтте.