ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

  Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Югары Утар авылында сарык үрчетү өчен төзелгән «Гаилә фермасы». Җитәкчесе - Павлов Р.В.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Курсабаш авылының Совет урамы юлында ремонт эшләре алып барылды. Бу эшләрнең максаты: юлда барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерү .

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелды. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге Советы шушы изге эшкә үз өлешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Түбән Утар авылында авыл халкы өчен куркыныч тудырган агачлар киселде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Саба муниципаль районының Сүлә авылында күперләр ремонты дәвам итә. Ремонтны, «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» ҖЧҖ алып бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Саба муниципаль районының Югары Утар авылында күпер төзелеше бара. Төзелешне «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» ҖЧҖ алып бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән чыккан Бәшәров Фәннүр Шәйдулла улы , “Ветераннар арасында үткәрелүче җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының ачык җәйге чемпионатында” “Ядрә этү” буенча 1 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

 «7» сентябрь  көнне Курсабаш мәдәният йортында  Курсабаш авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Раис Нургали улы Минниханов һәм төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Курсабаш авыл җирлеге башлыгы  А.Р. Гыймадиевның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. Халыктан кергән сорауларга җавап бирелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International