ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

4 май көнне Сулэ авыл клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Минем тәрәзәм артында сугыш юк" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара балаларда үз Ватанына карата мәхәббәт тәрбияли, патриотизм, Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы өчен горурлык хисе, сугыш чоры буыннарына карата хөрмәт тәрбияләүдә ярдәм итә. Балалар эшне аеруча тырышып башкардылар. Алар Җиңү һәм тынычлык көненә кагылышлы барысын да ясадылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре һәм Сөлә авыл мәдәният йорты мөдире "Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар һәм сугыш һәм тыл ветераннарының коймаларына тасмалар бәйләделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 май көнне Сулэ авыл клубы модире Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханә мөдире белән берлектә "Тынычлык,хезмәт,май"дигән күңел ачу концерт программасы үткәрделэр. Кунаклар өчен концерт программасын безнең нәни артистлар эзерләде.Программаны 1 Май бәйрәме белән танышу һәм котлау белән башлап җибәрделәр.Концертта катнашучылар матур сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, махсус әзерләнгән номерлар да бүләк иттеләр: жырлар, театральләштерелгән күренешләр, биеделәр, музыка уен коралларында уйнадылар.Балалар бик тырыштылар хэм аларнын барсы да килеп чыкты.
Бәйрәм программасы тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да чәй өстәле артына чакырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

28 апрель көнне Сулә авыл клубы мөдире Чернобыль фаҗигасе көненә багышланган "Чернобыль тавышлары" дип исемләнгән тематик программа үткәрде. Программа барышында балалар Чернобыль АЭСының нәрсә икәнлеген, элек кешеләргә нинди файда китерүен, ә 1986 елның 26 апрелендә коточкыч һәлакәт булуын һәм кешеләргә нинди зыян килуен белделәр. Алар шулай ук ликвидаторларның батырлыгы турында да белделәр.Балалар хикәяне игътибар белән тыңладылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

25 апрель көнне Сулә авыл клубында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Кузгалтмакчы булсан халык күңелләрен" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Габдулла Тукай-гади генэ шагыйрь тугел. Ул кыска гына, әмма тулы иҗади янып торган тормыш юлы үткән. Чара барышында балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, сәхнәләштерделәр.Г.Тукайның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар.Балалар шигырьләр конкурсында актив катнаштылар һәм үз бүләкләрен алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләрен котлау оештырылды. Татарстан Президенты Р.Н.Минниханов исеменнән бәйрәм бүләкләрен «Бетапром» оешмасы җитәкчесе А.М.Гарипов һәм авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. тапшырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

24 апрель көнне Сулэ авыл клубында "Минем кечкенә дөньям"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Балаларга үз теләклэре белән рәсем ясарга тәкъдим ителде. Аларның иң яхшы һәм яраткан рәсеме. Балалар табигатьне, үз йортын ясадылар.Алар бик тырыштылар һәм аларнын барысы да килеп чыкты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

23 нче апрель көнне Сулэ авыл клубы мөдире 21 нче апрельдән күчерелгән "Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" дигән социаль-гуманитар проектның икенче этабын тормышка ашыру буенча "ветеранга игътибар курсэтик"дигән чара үткәрде. Без балалар белән тыл ветераны янында булдык, ул безне һәрвакыт соенеп каршы ала. Без ана территория җыештыруда ярдәм күрсәттек. Сугыш турында хикәяләр тыңладык. Балалар hэрвакыт барган саен ул вакытлар турында кубрэк мэглумат белеп кайталар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

16 апрель көнне Сулэ авыл клубында "яраткан көйләр ритмында"дигән конкурс программасы үткәрелде. Конкурс барышында катнашучылар көйләрне генә түгел, җыр текстларын да белүдә көч сынашты. Шулай ук катнашучыларга башта җырны, э аннан соң аның башкаручысын да әйтергә кирәк иде.Беренче ноталардан көйләрне укып, катнашучылар үзләренең заманча хитларын да, шулай ук узган елларның популяр көйләрен дә яхшы белүләрен исбатладылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.04.2001 ел, №707-р боерыгы нигезендә, 24 апрель көнне, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында, Курсабаш авыл җирлеге территориясендә агачлар утыртылды. хештег #хәтербакчасы

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International