Алтын көз алдыннан Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 21 августта Арча районының Курса авылына "Сэлам юллыйм куршемә" дип исемләнгән концерт программасы белән чыктылар.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт программасы бик төрле иде. Башкаручыларның осталыгы, халыкның ярдәмчел һәм кызыксынучанлыгы аркасында концерт тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә чын бәйрәм булды.
Җылы дустанә атмосфера очрашуның беренче минутларыннан ук урнашты. Чонки, артистлар чын күңелдән һөнәри осталыклары белән генә түгел, күңел җылысы белән дә бүлештеләр бит. Берничә җырны башкарганнан соң, тыңлаучылар бер урында утыра алмады һәм бииде. Бәйрәмдә катнашучыларның кәефләрен яраткан җырлары һәм мәзәкләре күтәрделәр. Тамашачылар җылы рәхмәт сүзләре белән сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, ә һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.