3 сентябрь көнне Сүлә авыл клубында терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган "Балалардан кояшны тартып алмагыз" дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде.Катнашучыларга бүгенге көндә терроризм һәм экстремизмның кешелек XXI гасырга кергән җитди проблема булуы турында сөйләделәр.Нәкъ менә яшь кешеләр еш кына чын җәмгыять өчен куркыныч идеологияне читкә үткәрүчегә әверелә.Мөдир шулай ук 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга да игътибар итте, ул вакытта мәктәптә террорлык акты нәтиҗәсендә өч йөздән артык кеше, нигездә, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды.Бу темага презентация күрсәтелде.
1 сентябрь көнне “Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры А.Н. Шәрипов,район хакимиятеннән вәкил – Маканов Д.К.,җирлек башлыгы А. Р. Гимадиев мөрәҗәгать иттеләр.Барлык кунаклар да бүләкләр белән килгән иде. Быел 1 нче сыйныфка 6 укучы укырга килде. Беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.Кунаклар чыгышы һәм котлаулардан соң, бәйрәм тамашасы башланды.
Көзнең беренче көне гади генә көн түгел-ул уку елы башлану һәм балалар өчен чын бәйрәм.1 сентябрь көнне Сүлә авылы клубында «Куп укыган, куп белгән" танып-белү программасы булып узды, анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты.Программа барышында балалар китаплар карадылар, табышмаклар чиштеләр.Шулай ук без балалар белән мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләштек.Балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
«Татарстан Республикасы көне” уңаеннан, Курсабаш авыл җирлегендә,ир-егетләр командалары арасында, волейбол буенча ярыш узды. Ярышта 3 команда көч сынашты. Ахырда җиңүчеләр истәлек бүләкләре алдылар.
"Татарстан Республикасы көне" алдыннан, Сулэ авыл клубында "Минем туган шәһәрем"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Балалар бик теләп, патриотизм хисе белән үз рәсемнәрендә Татарстан әләмен ясадылар,тослэрне атадылар һәм аларның нәрсә анлатканын эйттелэр.Шулай ук алар"татарстан - минем туган ягым" викторинасы сорауларына җавап бирделәр .Соңыннан балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
25 август көнне Сулэ авыл клубында "хэзинэне тап" дигән квест-уен үткәрелде.Квест-уен-күңел ачу һәм уен программасының яңа формасы, аның ярдәмендә балалар уңай эмоцияләр дөньясына чумалар һәм мавыктыргыч эшчәнлеккә актив кушылалар.Уен барышында балалар актив рәвештә станцияләр буенча хәрәкәт иттеләр, "хэзинэне "табу өчен бурычлар чиштеләр. Балалар җитезлек, чыдамлык, зирәклек күрсәттеләр.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , “Пенсионерлар арасында йөзү буенча” 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
19 август көнне Сулэ авыл клубында "Күңелле ноткалар"исемле конкурс программасы үткәрелде.Программа барышында без балалар белән нота-станцияләр буйлап сәяхәткә киттек. Бер станциядә без беренче ноталардан,мультфильмнардан җырлар, ә икенчесендә бию музыкаларын танып белдек. Шулай ук сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр, ишетүгә нинди музыка коралы яңгыравын билгеләделәр.
17 август көнне Сулэ авыл клубында "Кояш-сәламәтлек"дигән күңел ачу программасы үткәрелде.Сәламәтлек - ул иң мөһим байлык, аны сакларга кирәк.Без сәламәтлегебезне физик культура ярдәмендә ныгытабыз. Бу көнне без балалар белән күңелле һәм тату итепфутбол уйнадык. Уен белән беррәттән, балалар үзләре өчен сиздермичә генә туп белән идарә итүнең төп алымнарын күрсәтәләр, җитезлекне үстерәләр. Ә иң мөһиме-дустанә мөнәсәбәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну күрсәтәләр.
15 августта Курсабаш авыл җирлегендә "Бердәм Россия" партиясенең гражданнарны мобиль кабул итүе уздырылды. Җирлек гражданнары Дәүләт Думасы депутатларына үзләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.