«Халык мәдәниятенең якты дөньясы».

2023 елның 10 феврале, җомга

9 февраль көнне Сулэ авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Халык мәдәниятенең якты дөньясы» халык уеннары белән кич утыру уздырылды. Татар халкы үзенең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән кызыклы һәм уникаль. КиЧ утырулар -безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе. Борынгы заманнардан бирле авылларда хатын-кызлар кичләрен клубларда яки бер йортта, табигатьтә җыела, төрле уеннар оештыра, җырлар җырлый һәм бии торган булганнар. Бүген катнашучылар үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, борынгы кич утыруларның ничек матур һәм якты узуы турында сөйләделәр. Безнең катнашучылар яшьлегенә кайтты " Урындык«,» Йозек салыш«,» Чума урдэк, чума каз «Мэкал эйтеш" халык уеннары уйнады, җырлар җырладылар. Кызык һәм күңелле вакыт үткәрделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International