Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза, бәйрәм һәм бүләкләр көтә. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм Эзмә мәктәбенең “Балачак” театр коллективы Курсабаш мәктәп интернат укучыларын, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яңа ел белән котладылар. Балалар өчен бик таныш булган әкият персонажлары укучыларны сихри дөньяга чакырдалар. Бәйрәм кызыклы уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Яңа ел сюрпризы булып ерак яклардан көтеп алынган Кыш бабай килде. Кыш бабай һәм әкияттәге персонажлар самими балаларны сөендереп бүләкләр өләште.
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
Түбән Утар авыл клубында «Яраткан әниләр өчен» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Безнең һәрберебез өчен әни - тормышта иң мөһим кеше. Бу тылсымлы сүз күпме җылылык яшерә, иң якын, кадерле, бердәнбер кеше дип атала. Залда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. Бер-бер артлы сәхнәдә яшь талантлар һәм үзешчәннәр чыгыш ясады. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, һәм болар барысы да яраткан әниләренә багышланды. Әниләр чыгышларны сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар. Мондый көнгә багышланган концерт үзенчәлекле булды һәм күңелләргә рухи ял бирде!
Югары Утар авылында, З. Хәбибуллин урамы 20 адресы буенча, "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан, 20/80 программасы буенча, йорт төзелеше бара.
25 нче ноябрь көнне Курсабаш авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әниләр көне» бәйрәмендә.
Түбән Утар авылында профилактика чарасы узды.
Курсабаш авылында, Төзүчеләр урамы 18 адресы буенча, "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан, 20/80 программасы буенча, йорт төзелеше бара.
Түбән Утар авылы клубында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрделәр.
Түбән Утар авылы зиратында чистарту буенча өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.