Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Курсабаш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре бара. Бүгенге көндә үләннәрне чабу эше дәвам итә.
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Югары Утар авылының Мирная урамына таш түшәү эшләре бара.
Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.
Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше башланды.
2023 елның 9 июлендә Түбән Утар авыл клубында өлкәннәр өчен «Башваткыч» интерактив уен форматында кич утыру үткәрелде. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Әлеге уен кысаларында катнашучылар югарыда телгә алынган тематикага бәйле сүзләрне атадылар, шулай ук танылган авылдашларның исемнәре яңгырады. Һәр раундтан соң катнашучылар гаилә тормышы белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Өлкән буын гаилә тормышын алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты, чарада катнашучылар сәламәт мөнәсәбәтләр, гаилә иминлеге һәм гади кеше бәхете серләрен аңларга тырыштылар. Уен җанатарлар өчен биюләр һәм конкурслар белән үрелеп барды.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Мәскәүдә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Өч тапкыр сикерү” ярышында 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!!!
11 июльдә Т.Утар авыл клубында "Триумф" цирк программасы узды. Фокусник, клоун, енот һәм питон балаларга һәм өлкәннәргә бәйрәм ясадылар. Тамашадан соң балалар сувенир-уенчыклар алдылар.
8 июльдә Т.Утар авыл клубында балалар белән "Әни һәрвакыт булсын" дигән чара үтте. Аның барышында балалар үз хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклаштылар. "Бәхет" сүзенең эчтәлеген ачыкладылар. Чара интерактив рәвештә үткәрелде. Һәркемнең үз фикерен әйтү мөмкинлеге бар иде, ләкин барысы да бер фикергә килделәр, бәхетнең төп өлеше - ул гаилә. Чараның иң югары ноктасы "Гаилә" темасына викторина булды. Аның барышында гаилә тормышының кыйммәтләре ачылды.
7 июль көнне Сүлә авыл клубы мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм концерты узды, ул Курсабаш мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе һәм Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә оештырылды.
Бу бәйрәмнең символы булып гади кыр чәчәге ромашка тора. Үзенең тыйнаклыгы белән ромашка кояшны һәм җәй уртасын символлаштыра. Ромашканың романтикларның чәчәге булуын да онытмаска кирәк. Русьта элек – электән ромашкаларда күрәзәлек иткәннәр, пышылдап: «Ярата-яратмый»дип пышылдаганнар. Ромашка күптәннән бәйрәмнең нечкә символына әверелде. Һәм бу очраклы түгел: кар ак яфраклары күңелгә үтеп керерлек чисталыкны һәм назны гәүдәләндерә, ә чәчәкнең сары уртасы кояшка охшаган, ул өй җылылыгы яктысын йөртә, аның яфракларын нык гаиләгә берләштерә. Шуңа күрә ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең алыштыргысыз атрибуты булып тора.
Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан коч алдылар,рэхэтлэнеп кунелле ял иттеләр, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.