Курсабаш авыл җирлегенең Түбән Утар авылында гражданнар җыены узды.
Сүлә авылы клубында “Терроризм” темасына кагылышлы чара уздырылды.
Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә авылында гражданнар җыены узды.
15 ноябрь көнне, Түбән Утар авылында яшәүче Миннеханова Бибирәбига Рәхимҗан кызы, үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан аңа, Президент В.В. Путинның котлау открыткасы, район, авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз.
Миннеханова Бибирәбига Рәхимҗан кызы 1934 нче елның15 ноябрендә Түбән Утар авылында Рәхимҗан һәм Кәфияләр семьясында дөньяга килә. Ләкин әнисе аны тапкач авырый башлый һәм вафат була. Әтисенең туганнары баланы үз семьяларына алып тәрбиялиләр. 6 ай булгач әтисе икенче әни алып кайта һәм баланы үзләренә алып кайталар, Үги әнисе Фатыйма апа аны үз баласы кебек карап үстерә. Семьяда тагын 2 малай дөньяга килә. Бибирәбига апа1941-1945 нче елларда башлангыч мәктәптә белем ала. 16 яшеннән колхозда төрле эшләрдә, амбарда симәнә агулауда, басуда бәрәңге, чөгендер эшкәртүдә, урман кисүдә хезмәт куя. 19 ел Түбән Утар авылы медпунктында санитарка булып эшли. 1989 нчы елда лаеклы ялга чыга. Бибирәбига апа хәзергесе вакытта Түбән Утар авылында ялгызы гына гомер кичерә.
Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.
Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.
Түбән Утар авыл клубында мультфильм карау үткәрелде. Балалар бик теләп мультфильм карадылар, аралаштылар, ял иттеләр.
7 нче октябрь көнне Түбән Утар авылы клубында “Халыкара өлкәннәр көне”нә багышланган бәйрәм үткәрелде. Аны Түбән Утар авыл клубының хезмәткәрләре оештырды. Чакырылган кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде. Котлау сүзе белән Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамил улы Гыймадиев чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклар башкаруында акапель җырлары, биюләр һәм үзләре язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Чара чәй эчү белән дәвам итте.
Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә авылында, юл төзелеше тәмамланды.
Шәмәрдән мәдәният йортының “Тулган ай” фольклор коллективы, Курсабаш мәдәният йортында “Өлкәннәр көне”нә багышлап, бәйрәм концерты тәкъдим итте. Биредә яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Тантаналы котлаулар күңелгә ятышлы сүзләр белән аралашты, матур музыкаль номерлар белән тулыланды. Рәхмәтле тамашачылар үз чиратларында көчле алкышлар бүләк иттеләр.