«Курсабаш» ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенге көндә сенаж өчен берьеллык үлән культураларын җыялар. Барлык хезмәткәрләр дә һава торышы яхшы булудан файдаланып, терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә тырышалар. Аларга уңышлар телибез!
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авылында җирлек юлларын ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.
Курсабаш авыл җирлегенә караган Түбән Утар авылында, урам уты лампалары светодиод яктырткычларга алыштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ААҖ башкарды.
Курсабаш авылында җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны ремонтлау уздырылды. Ремонт эшләре Дорожная һәм Совет урамнарында башкарылды. Эшләрне "МДСУ - 1"ҖЧҖ башкарды.
22 июньдә бөтен илебез Бөек Ватан сугышы башлану кайгылы көнен билгеләп үтә. Бу көнгә мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р., «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. «Хәтер шәме» һәм «тынычсыз тормыш вакыйгалары» акцияләре, беренче чиратта, өлкән туганнары сөйләве буенча Бөек Ватан сугышы тарихын үсеп килүче буынга юнәлдерү. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы үрнәкләре яшь замандашларында аларның Россия тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә мөнәсәбәтен формалаштырырга тиеш. Акциядә катнашучылар белән бергә шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватан өчен сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.
Түбән Утар авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру,үлән чабу кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казан шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында, “Ядрә этү” төрендә, 2 нче урынны яулады.
Курсабаш авыл җирлегендә балалар өчен “Сабантуй” үткәрелде. Алар өчен төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды. Балалар үзара капчык киеп йөгерү, таяк тарту, чүлмәк вату кебек уеннарда ярыштылар. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә төрле бүләкләр бирелде.