19 сентябрь көнне Курсабаш авыл җирлегенең административ бинасында бишенче чакырылыш депутатларның беренче утырышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелды:
1. Курсабаш авыл җирлеге Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү йомгаклары турында.
2. Курсабаш авыл җирлеге башлыгын сайлау.
3. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау.
4. Курсабаш авыл җирлегеннән Саба муниципаль районы Советына вәкил сайлау.
5. Курсабаш авыл җирлегенең даими комиссияләре турында.
Депутатларга тавыш бирү нәтиҗәләре белән Башкарма комитет секретаре З.Г. Гыйльманова таныштырды. Аннары яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек башлыгын сайладылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. бертавыштан сайланды. Ачык тавыш бирү юлы белән башлык урынбасары З.И. Сәләхиевны сайладылар. Яшерен тавыш бирү юлы белән З. З. Йосуповны Саба районы Советына вәкил итеп сайладылар. Соңыннан бюджетлар, салымнар, финанслар буенча даими комиссияләр һәм экология һәм җирдән файдалану буенча комиссияләр төзелде.