Сүлә авылы клубында, “Өлкәннәр көне”нә багышлап бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Биредә яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Тантаналы котлаулар күңелгә ятышлы сүзләр белән аралашты, матур музыкаль номерлар белән тулыланды. Рәхмәтле тамашачылар үз чиратларында көчле алкышлар бүләк иттеләр.