ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Тула шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты ярышында, “Йөрү 3000 м.” төрендә 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

 Түбән Утар авылы клубында “ 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә” багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу чарага иң яхшылары җыелды! Программа бик күп мавыктыргыч конкурсларны үз эченә алды, анда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, тапкырлыгын һәм эрудициясен күрсәтә алдылар. Балалар дефиледа бик теләп катнаштылар, блиц-сорауларга җавап бирделәр һәм мавыктыргыч эстафетада җиңүгә омтылдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

22 нче февраль көнне Курсабаш авылы мәдәният йортында, авыл җирлеге ир-атлары арасында «Ватанны саклаучылар көне» уңаеннан, бильярд төре буенча финал уеннары узды.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Түбән Утар авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар көненә» багышлап, бильярд буенча барган зона ярышлары тәмамланды . Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләрдә катнаша алды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Лесхоз бистәсендә үткән чаңгы ярышында Курсабаш авыл җирлеге командасы актив катнашты. Мондый чараларда катнашу халык арасында физик активлыкны үстерүгә, спортны популярлаштыруга һәм халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә. Мондый вакыйгалар шулай ук үз җирлеген ярышларның югарырак дәрәҗәсендә тәкъдим итә алырлык талантлы яшь спортчыларны ачыкларга ярдәм итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Эзмә авыл жирлеге спартакиадасында» өченче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар көненә» багышлап, бильярд буенча зона ярышлары бара. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыя. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнаша.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Иләбәр авылында уздырылган Саба районы чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

11
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

       Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына» төренеп» иҗат фестивале районыбызда ел дәвамында узды. Гала-концерт алдыннан фойеда Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция темасын чагылдырган күргәзмә эшләде. Концерттан соң фестивальдә җиңү яулаган һәм актив катнашкан хезмәт коллективлары җитәкчеләрен Саба мунициапль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, бәйгегә иҗади якын килгәннәре, эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. Бу иҗат фестивалендә Курсабаш авыл җирлеге үзэшчәнләре лаеклы  III урынны яулады. Котлыйбыз!!!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Түбән Утар авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар көненә» багышлап, бильярд буенча зона ярышлары бара. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыя. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнаша.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International