ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2026 ел
чәршәмбе

«Ислам» чишмәсен торгызуга битараф булмаган авыл халкыда ярдәм итте. Чишмәне торгызу эшенә Мөбәрәкшин Илсур алынды. Авыл халкын үзенә җәлеп итә торган чишмә шушында барлыкка килгән. Анализлар күрсәткәнчә, чишмә суы бүген дә сыйфатлы һәм файдалану өчен яраклы. Чишмәне реконструкцияләү һәм төзекләндерү мәсьәләсе килеп баскач, авыл халкы реконструкция инициативасын хуплады һәм бик актив катнашты. Территорияне койма белән әйләндереп алдылар, эскәмияләр, матур коймалар куйдылар. Аның уртасында зур самовар тора, аның борыныннан су ага. 02 августта реконструкциядән соң чишмәне ачу тантанасы булды. Бу көнне үз эшләренең нәтиҗәсен күрергә оештыручылар, турыдан-туры башкаручылар, иганәчеләр, кунаклар һәм авыл халкы җыелды. Авыл тарихындагы шундый мөһим вакыйга белән җирлек башлыгы Айзат Гыймадиев котлады һәм бу изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Чишмәне ачу тантанасы Курсабаш авыл җирлеге үзэшчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

4
август, 2026 ел
сишәмбе

   ДКУ «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы»  республика районнарында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

      2026 елның 04 августында, ТР Дәүләт Юрбюросының баш белгече Рәшит Ахунов, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итте. Кабул итү барышында баш белгеч 6 дан артык гражданга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтте, аларның сораулары социаль яклау системасына һәм җир мөнәсәбәтләренә кагылды. «Без бөтен республика буенча гражданнарның якланмаган категорияләре өчен юридик хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тырышабыз, аларга консультацияләр бирү һәм хокукый характердагы документлар төзү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәбез», — дип билгеләде Рәшит Ахунов. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Чиләбе шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча ярышта , “Ядрә этү” төрендә 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

7
июль, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 07 июлендә, Татарстан Республикасы  Саба районы прокуроры, юстиция киңәшчесе Р.Н. Шәймәрданов, Курсабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев катнашты.  Килүчеләр прокурорга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр һәм сорауларына җавап яки сорау буенча киңәшләр алдылар. Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Шулай ук язма гаризалар кабул ителеп прокурор  тарафыннан шәхси контрольгә алынды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча ярышта , “Ядрә этү” төрендә 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

6
июль, 2026 ел
дүшәмбе

Курсабаш авыл җирлегендә балалар өчен “Сабантуй” үткәрелде. Алар өчен төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды. Балалар үзара капчык киеп йөгерү, таяк тарту, чүлмәк вату кебек уеннарда ярыштылар. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә төрле бүләкләр бирелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

3 июль көнне, Түбән Утар авылы клубы хезмәткәрләре бергәләп авылыбызның балалары өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар. Алып баручылар бик матур күңелле программа әзерләделәр. Программа бай һәм мавыктыргыч булды: дәртле биюләр, интеллектуаль табышмаклар, актив конкурслар — һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль тапты. Сабын куыклары белән уеннар аеруча популяр булды: балалар ялтырап торган шарларны шатланып тоттылар . Бәйрәм шатлык һәм дуслык атмосферасында узды, балаларга яхшы кәеф һәм якты истәлекләр бүләк итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

29
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең бөртекле культураларны җыюга әзерлеген киң күләмдә тикшерү дәвам итә. Комиссия техниканың торышын, иминлек таләпләренә туры килүен һәм амбарарның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяли. Район  хуҗалыклары хезмәтчәннәре алдында 25 мең гектарга  якын  мәйданда  бөртекле-кузаклы культуралар  җыеп  алу  бурычы  тора. Әлеге мөһим чорга әзерлек тә күптән башланды. Агымдагы  атнада  районда агросәнәгать комплексын оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары, ындыр табагы җиһазлары һәм ашлык киптерү агрегатлары паркының 2026 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Техниканың эшкә әзерлеген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин, инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы  белгече Никита Герасимов,   авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Ринат Нигъмәтҗанов, дәүләт техника  күзәтчелеге  идарәсенең район бүлеге начальнигы Рөстәм Харисов, баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Нәзиров бәяләде. Алар җәмгыятендә булдылар. Парадка тезелгән “кыр кораблары” механизаторларның тырышлыгы турында  сөйли. “Курсабаш”та 4 “Клаас” сынау  узды.  Беренче булып Рамил Рәхимуллин комбайны  кабынды.  Аның  ургычына салам белән катнаштырып   ашлык салынды герметиклыкка тикшерү башланды. “Клаас”ның әзерлеге  уңай бәяләнде. Хуҗалыкта һәр комбайнга 500 гектар иген мәйданы (нагрузка) туры  киләчәк.

Әгәр бер квадрат метрда суктырылмаган бер башак калса, 100 гектар мәйданда якынча 1000-1600 килограмм бөртек җыеп бетерә алмаслар иде. Бу  аз югалту түгел.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән Фәннур Шәйдулла улы Бәшәров, Россия яшьләре көненә багышланган "Спорт җире – 2026" Бөтенроссия спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше марафонының муниципаль этабында, Байлар Сабасы ш. т. бистәсендә, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында 800 метрга йөгерү буенча 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

23
июнь, 2026 ел
сишәмбе

Курсабаш авыл җирлегендә балалар өчен “Сабантуй” үткәрелде. Алар өчен төрле милли һәм спорт уеннары оештырылды. Балалар үзара капчык киеп йөгерү, таяк тарту, чүлмәк вату кебек уеннарда ярыштылар. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә төрле бүләкләр бирелде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International