Саба районының Курсабаш авылында чишмә ачылды

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

«Ислам» чишмәсен торгызуга битараф булмаган авыл халкыда ярдәм итте. Чишмәне торгызу эшенә Мөбәрәкшин Илсур алынды. Авыл халкын үзенә җәлеп итә торган чишмә шушында барлыкка килгән. Анализлар күрсәткәнчә, чишмә суы бүген дә сыйфатлы һәм файдалану өчен яраклы. Чишмәне реконструкцияләү һәм төзекләндерү мәсьәләсе килеп баскач, авыл халкы реконструкция инициативасын хуплады һәм бик актив катнашты. Территорияне койма белән әйләндереп алдылар, эскәмияләр, матур коймалар куйдылар. Аның уртасында зур самовар тора, аның борыныннан су ага. 02 августта реконструкциядән соң чишмәне ачу тантанасы булды. Бу көнне үз эшләренең нәтиҗәсен күрергә оештыручылар, турыдан-туры башкаручылар, иганәчеләр, кунаклар һәм авыл халкы җыелды. Авыл тарихындагы шундый мөһим вакыйга белән җирлек башлыгы Айзат Гыймадиев котлады һәм бу изге эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Чишмәне ачу тантанасы Курсабаш авыл җирлеге үзэшчәннәре чыгышы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International