Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләренең бөртекле культураларны җыюга әзерлеген киң күләмдә тикшерү дәвам итә. Комиссия техниканың торышын, иминлек таләпләренә туры килүен һәм амбарарның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяли. Район хуҗалыклары хезмәтчәннәре алдында 25 мең гектарга якын мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алу бурычы тора. Әлеге мөһим чорга әзерлек тә күптән башланды. Агымдагы атнада районда агросәнәгать комплексын оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары, транспорт чаралары, ындыр табагы җиһазлары һәм ашлык киптерү агрегатлары паркының 2026 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Техниканың эшкә әзерлеген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин, инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече Никита Герасимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Ринат Нигъмәтҗанов, дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге начальнигы Рөстәм Харисов, баш дәүләт инженер-инспекторы Хәмит Нәзиров бәяләде. Алар җәмгыятендә булдылар. Парадка тезелгән “кыр кораблары” механизаторларның тырышлыгы турында сөйли. “Курсабаш”та 4 “Клаас” сынау узды. Беренче булып Рамил Рәхимуллин комбайны кабынды. Аның ургычына салам белән катнаштырып ашлык салынды герметиклыкка тикшерү башланды. “Клаас”ның әзерлеге уңай бәяләнде. Хуҗалыкта һәр комбайнга 500 гектар иген мәйданы (нагрузка) туры киләчәк.
Әгәр бер квадрат метрда суктырылмаган бер башак калса, 100 гектар мәйданда якынча 1000-1600 килограмм бөртек җыеп бетерә алмаслар иде. Бу аз югалту түгел.