ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

   Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм куркынычсызлык күнекмәләрен торгызу максатларында, 2019 елның 20 маеннан 2 июненә кадәр Саба районында «Игътибар – балалар!» дигән профилактик чара үткәрелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Тэги: ЮХИДИ

22
февраль, 2019 ел
җомга

      Соңгы елларда юлларда машина  хәрәкәте һәм шуның нәтиҗәсендә  балаларның юл-транспорт һәлакәтенә  юлыгу куркынычы  арта. Шуңа да  кечкенәләрне юлда, урамнарда үзләрен  тоту кагыйдәләренә  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениеләрендә үк өйрәтү максат итеп куелган. Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында шушы юнәлештә даими эш алып барыла.

Тэги: ЮХИДИ

5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

   Сез автомобиль яки мотоцикл сатып алдыгыз? Яки, киресенчә, сатасыз – РФ Дәүләт хезмәтләре порталы сезгә документлар белән ярдәм итәчәк. Исәптән төшерү, учетка кую яки теркәү мәгълүматларын үзгәртү – боларның барысын да интернет аша эшләү җиңелрәк. Элек транспорт хуҗалары ЮХИДИ бүлегендә кулдан гариза тутырган, чират көткән булса, хәзер барысы да җиңелрәк: үзегезгә унайлы вакытка ЮХИДИ бүлегенә килү өчен дәүләт хезмәтләре сайтында гариза тутырасыз, датасын һәм вакытын сайлыйсыз,  һәм чиратта  көтәргә туры килмәячәк. Шулай ук РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша мөрәҗәгать иткәндә, сез дәүләт пошлинасы өчен 30% ташлама алачаксыз. Югарыда күрсәтелгән дәүләт хезмәтен алу өчен, ТР, Саба районы, Байлар Сабасы ш.т. п., Тынычлык ур., 22 нче йорт адресы буенча урнашкан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлегенэ килергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон +7(84362)-2-27-47.

Тэги: ЮХИДИ

25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

   Саба районы мәктәпләрендә 10-11 сыйныф укучылары арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллану һәм яшүсмерләр өчен яңа төр элементлар әзерләү буенча анкета тутыру бара. 2019 елның 23-24 гыйнвар көннәрендә ЮХИДИ бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Саба бүлекчәсе хезмәткәрләре Шәмәрдән лицее һәм Саба гимназиясе өлкән сыйныф укучылары арасында анкета сорауларына җавап алдылар. Анкета тәмамлангач, укучылар белән юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.

Тэги: ЮХИДИ

  Кичә, 24 гыйнвар конне, Сабанын Мэктэп урамында  16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде. "Тоннель" операциясе барышында 90нан артык автомобиль тикшерелде һәм 23 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Тэги: ЮХИДИ

24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 23 гыйнварында Шәмәрдән лицееның яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлекчәсе белән берлектә "Юлда күренеп тор!" акциясен үткәрү өчен урамга чыктылар. Укучылар юл хәрәкәтендә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында искә төшереп мөрәҗәгать иттеләр, тематик белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар өләштеләр.    Акция уңышлы узды, барлык җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләр акцияне яхшы кабул иттеләр.

Тэги: ЮХИДИ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International