ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

17 сентябрь көнне Иванова М. И. “Террор юк!” темасына сәнгать бүлеге укучылары белән әңгәмә үткәрде. 
Балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм һәрчак саклык һәм уяулык күрсәтергә кирәклеген аңладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Гидравлик платформаны көйләү, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районының 4 нче мәктәбе укучылары кунак булдылар. Балалар беренче бүлек буенча экскурсияне игътибар белән тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аннары музейның өченче бүлеге белән танышу өчен икенче катка менделәр. “Хайваннар дөньясы” бүлеге аларда аеруча соклану һәм гаҗәпләнү хисләрен уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Казан шәһәреннән килгән кунаклар өчен Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16 сентябрь көнне Тукай паркында балалар һәм яшьләр өчен "Китап укуның файдасы:  кызыклы мәгълүматлар һәм саннар" дигән әңгәмә үткәрелде, яңа китаплар белән таныштырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17нче сентябрь көнне Саба район  китапханәсе хезмәткәрләре  “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “Б” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Гаилә һәрвакыт китап белән бала арасында беренче арадашчы булды һәм булып кала. Нәкъ менә гаиләдә китапка кызыксыну формалаша һәм уку зәвыгы тәрбияләнә. Баланың әти-әниләре белән китапханәгә килүе, алар бергәләп китап сайлавы, бергә укуы, фикер алышуы бик мөһим. 16 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең, Гаилә елы һәм  "Бөтен гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында, гаилә белән аралашу сәгате үткәрелде. Гаилә традицияләре, бәйрәмнәр турында сөйләштеләр, яраткан язучыларыбызны һәм аларның әсәрләрен искә төшерделәр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, журналлар һәм яңа китаплар белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Явлаштау  авыл китапханәсе Урман хезмәткәрләре көненә багышланган «Урманы тулы могҗиза» исемле күргәзмә-күзәтү оештырды. Анда урманнарның матурлыгы һәм төрлелеге, аларның флорасы һәм фаунасы турында китаплар, фотосурәтләр һәм материаллар тәкъдим ителде. Чара шулай ук табигатьне  саклауның һәм аңа карата  сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады.

Күргәзмә балаларда зур кызыксыну уятты. Ул илебез урманнары һәм аларны саклау һәм торгызу белән шөгыльләнүче белгечләр эше турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 5 «А» нче сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка нокталарда сорауларга җавап эзләделәр. Балалар актив җавап биреп, үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

16 нчы сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәчесе балалар белән табигатьтә " Китап уку файдалы" дип исемләнгән  кычкырып уку уздырды. Китапханәче  балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.Китаптагы хикәяләрне , шигырьләрне балалар  кычкырып укыдылар.  Соңыннан балалар яңа китапларны укырга дип өйләренә алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International