Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Саба районының Кызыл Мишә авылыннан «күңелле кыңгырау» туристлык маршрутында катнашучылар булды. Экскурсия барышында кунаклар кызыксынучан булдылар, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар
2024 елның 24 октябрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе Кырбаш авылы клубы белән берлектә өлкәннәр өчен "Ашыгыгыз. Әйдәгез яңа китаплар укыйк!" дип исемләнгән информминутка үткәрделәр. Китап укучылар өчен «Танышыгыз – яңа китаплар» күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чараның максаты китап укучыларны яңа китаплар белән таныштыру иде. Типография буяулары исе аңкып торган өр-яңа китаплар беркемне дә битараф калдыра алмыйлар иде. Яңа басмаларның битләрен ачып һәм бу китапларга кызыклы күзәтү ясап, китап укучылар бу китаплардан күпме кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин икәнлеген аңладылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Гидравлик платформаны һәм мультимедиа җиһазларын көйләү буенча эшләр алып барыла.
22 октябрь көнне Саба район китапханәсендә "Алтын куллар"клубының чираттагы утырышы булды. Катнашучылар өчен " Көзге табигать "темасына әдәби викторина оештырылды.
Яхшы китап-гомер буе дус. Китапханәнең бурычы-үсеп килүче буында китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. 23 октябрь көнне Саба район китапханәсендә 4 номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасының уртанчы төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырып, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
21 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Матурлык, табигать һәм кеше турында» уен сәгате үткәрде. Чара барышында китапханәчеләр табигать турында шигырьләр укыдылар, Шәмәрдән авылы буйлап кыскача экскурсия үткәрделәр. Катнашучылар конкурсларда, интеллектуаль уеннарда катнаштылар, тематик шаян сорауларга җавап бирделәр. Чара вакытлы матбугатка күзәтү һәм тематик видеоролик карау белән тәмамланды.
19 октябрь көнне Иштуган авыл китапханәсендә «Балалар матбугаты барлык мәнфәгатьләргә " дигән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде. Китапханә мөдире балаларга матбугатның нәрсә икәнен сөйләде, китапханә алдыра торган вакытлы матбугат басмалары белән таныштырды, иң кызыклы рубрикаларга тукталып, шулай ук балаларга ошаган басмаларны укырга тәкъдим итте. Балалар рәхәтләнеп журналлар карадылар, үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм гаҗәеп серләр һәм ачышлар дөньясына чумдылар. Һәркем басмаларның матурлыгын, кызыклы эчтәлеген, күңел ачу рубрикаларының күплеген: кроссвордлар, шарадлар, тестлар, комикслар булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, ошаган журналларны балалар үзләре белән ала алдылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Миргазиз Укмасый юлы” дип аталган туристик маршрут буйлап килгән шагыйрьнең якташларына, аның иҗаты белән кызыксынучыларга экскурсия уздырылды. Казан кооператив институтының Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Галимҗан кызы Абдуллина җитәкчелегендә килгән шагыйрь Миргазиз Укмасыйның якташлары, аның иҗаты белән кызыксынучылар музейдагы һәр экспонатны кызыксынып карадылар, якташ шагыйрьләре белем алган шушы данлыклы мәдрәсәдә басып торулары аларда горурлык хисе уятты, шагыйрьнең аянычлы тормыш юлы, иҗаты турында да өстәмә мәгълүматлар ишеттеләр.
Агач эшләнмәләрен буяу- ин мавыктыргыч шөгыльләрнең берседер мәгаен. Мастер класс- һәркем өчен иҗатта үз-үзен сынап карау өчен зур мөмкинлек. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер класста 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Агач эшләнмәләрен буяу, төрле бизәкләр төшерүнең төрле техник үзенчәлекләре бар. Укучылар шулар белән мастер класста якыннанрак таныштылар. Укучылар барлык фантазияләрен җигеп, агач эшләнмәләренә төрле бизәкләр төшерделәр.
18 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Мин һәм закон» дигән хокукый әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү. Укучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белем алуга, медицина ярдәме күрсәтүгә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр алдылар. Шулай ук укучыларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Аларны үтәргә: ата-аналарны тыңларга, намус белән укырга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Йомгаклап, балалар тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.