Туристик квест

2024 елның 7 июле, якшәмбе

"Ямьле Саба" яр буенда Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» балалар бакчасы балаларына “Җәйге китапханә-2024” туристик квест чарасын үткәрделәр. Квест Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәдән башланып китте, балалар кызыклы  биремнәрне үтәп яр буена төштеләр, чишмәләр тарихы белән танышу белән үрелеп барды. Зур серле күперне, балалар әкияти викторина сорауларына җавап табып, бик тиз генә уздылар. Яр буенда Зөһрә кызга ярдәм итеп, Су кызы белән татар халык уеннарын уйнап, маршрутны дәвам иттеләр. Убырлы карчыкларга да балалар сынатмадылар, файдалы үләннәрне табып, бик тиз җавап бирделәр. Инде соңгы ноктага юл тотканда, пират та үзенең биремнәре белән балаларны тикшереп карады. Соңгы ноктада тылсым кызы балаларны каршы алып, “Бу кайсы әкияттән” уенын уйнатты. Балалар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара флешмоб һәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International