Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
07.08.2024 конне 18.30 сәгатьтә Байлар Сабасы штп.ның "Гаилә" ял паркы территориясендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография дисциплиналары укытучылары З. Р. Әхмәтшина һәм А. З. Мубаракзянова тарафыннан "Ча-ча-ча " бал биюе буенча мастер-класс үткәрелде.
Курсабаш авыл китапханәсе балалар өчен "Светофор абый сораулары"дигән уен-викторинасы үткәрде.
Явлаштау авыл китапханәсендә «Әни белән бергә китапханәгә " дип исемләнгән гаилә укуы көне үткәрелде. Бу чара балалар һәм ата-аналар өчен бергәләп укуның мөһимлегенә багышланган.
Безнең һәрберебез үзенең кече Ватанын ярата. Туган һәм үскән урын һәрвакыт уникаль һәм кабатланмас. Нәкъ менә монда син якташларың арасында туган ягыңның мәдәниятен һәм тарихын белерсең. Чәбия-Чурчи авыл клубында, Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире белән берлектә, "Край мой, Сабинский" викторинасы үткәрелде.
6 август көнне Шәмәрдән китапханәсе хезмәткәрләре «Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Врачи мира за мир» дигән сорау һәм җаваплар сәгате уздырдылар.
Чара Олы Кибәче авыл китапханәсендә узды. Китапханә мөдире төрле еллардагы авыл тормышы фотоларын үз эченә алган күргәзмә әзерләде. «Кичә Минем авылым» фотокүргәзмәсе белән танышканнан соң, туган ягыбызга сокланып карап, кече Ватаныбыз турында күңелле хатирәләрдән ләззәт алдык. Фотоматериаллар авыл халкы тарафыннан тәкъдим ителде. Табигать матурлыгына кагылып, чарада катнашучылар күңелләре белән ял итә һәм уңай энергия ала алдылар.
Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Матбугат круизы» исемле вакытлы матбугатка күзәтү үткәрделәр. Китапханәче китапханәгә килә торган журналлар һәм газеталар тупланмалары белән таныштырды. Шулай ук газета, журнал, мәкалә, искәрмә, журналист, вакытлы матбугат кебек төшенчәләрне аңлатып узды.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена Мәскәү шәһәреннән кунаклар килде. Аларга музей буенча эчтәлекле, мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Кунаклар мәдрәсә бинасының макеты, шулай ук бай тарихка ия булган кайбер экспонатлар белән сокландылар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәре Кукмара районында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең күчмә сессиясендә катнашты. Гаилә кеше тормышында бик мөһим роль уйный. Нәкъ менә гаилә- мораль, рухи кыйммәтләргә өйрәтә, дөрес тормыш рәвешен алып барырга, тиешле һөнәр сайларга ярдәм итә.