Иң яраткан бәйрәм — Яңа ел килә. Барлык кешеләр аны дулкынланып көтәләр, ул яхшырак, уҗышлырак, бәхеткә мул булыр дип өметләнәләр һәм ышаналар. 29 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен яңа ел тамашасы бик матур үтте. Алар яхшы музыка, биюләр, күңелле конкурслар һәм уеннардан яхшы кәеф һәм позитив алдылар.Чараның кульминациясе Шут,Пьеро,Кыш бабай оныгы,Капризлы Йолдыз,Кнопка катнашында Яңа ел тамашасы булды.Кыш бабай белән Кар Кызы барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, зур уңышлар, җиңүләр һәм күтәренке кәеф теләде!Һәркем бәйрәмнән бик күп уңай хисләр белән бергә Кыш Бабай капчыгыннан сюрпризлар һәм конкурсларда, уеннарда актив катнашулары өчен бүләкләр дә алды. Чарада 180 бала катнашты.