Гаилә һәрвакыт китап белән бала арасында беренче арадашчы булды һәм булып кала. Нәкъ менә гаиләдә китапка кызыксыну формалаша һәм уку зәвыгы тәрбияләнә. Баланың әти-әниләре белән китапханәгә килүе, алар бергәләп китап сайлавы, бергә укуы, фикер алышуы бик мөһим. 16 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең, Гаилә елы һәм "Бөтен гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында, гаилә белән аралашу сәгате үткәрелде. Гаилә традицияләре, бәйрәмнәр турында сөйләштеләр, яраткан язучыларыбызны һәм аларның әсәрләрен искә төшерделәр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, журналлар һәм яңа китаплар белән таныштылар.
Явлаштау авыл китапханәсе Урман хезмәткәрләре көненә багышланган «Урманы тулы могҗиза» исемле күргәзмә-күзәтү оештырды. Анда урманнарның матурлыгы һәм төрлелеге, аларның флорасы һәм фаунасы турында китаплар, фотосурәтләр һәм материаллар тәкъдим ителде. Чара шулай ук табигатьне саклауның һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады.
Күргәзмә балаларда зур кызыксыну уятты. Ул илебез урманнары һәм аларны саклау һәм торгызу белән шөгыльләнүче белгечләр эше турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 5 «А» нче сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка нокталарда сорауларга җавап эзләделәр. Балалар актив җавап биреп, үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
16 нчы сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәчесе балалар белән табигатьтә " Китап уку файдалы" дип исемләнгән кычкырып уку уздырды. Китапханәче балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.Китаптагы хикәяләрне , шигырьләрне балалар кычкырып укыдылар. Соңыннан балалар яңа китапларны укырга дип өйләренә алдылар.
Сез бүген безнең китапханәдә кунак, дусларыгызда кунакта. Дуслар-ул китаплар. Китаплар безне кечкенәдән үк каршы ала һәм безне гомер буе озата бара. Яратучы, укый белүче-бәхетле кеше. Сакчыл караш тәрбияләү һәм укучыларны китапларга гади ремонт ясарга өйрәтү максаты белән 16 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире "Уңган куллар" клуб берләшмәсе балалары белән «китапларны ничек дәваларга? " дигән мастер-класс үткәрде."Бу көнне китапханә китап хастаханәсенә әйләнде. Ә малайлар шәфкать туташларын хәтерләттеләр. Алар ертылган китап битләрен шатланып ябыштырдылар. Эшләнгән эштән китап кына түгел, балалар да канәгать калдылар.
Кукмара районы лицее укучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Музейда экспонатларның күплеге, төрлелеге һәм әлбәттә инде, хайваннар дөньясы, аларның игътибарын җәлеп итте.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Нократ Аланыннан кунакларга экскурсия үткәрелде. Кунакларда музейдагы экспонатлар, мәдрәсә макеты һәм 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башына караган ир-ат, хатын-кыз киемнәре зур кызыксыну уятты, шулай ук алар музейның интерактив җиһазлануына зур соклануларын белдерделәр.
Фән үсеше Россия өчен дә, гомумән, бөтен кешелек өчен дә бик мөһим. Ул киләчәккә юл ача, гомерләрне коткара, әйләнә-тирә дөньяны һәм Галәмнең серләрен белергә мөмкинлек бирә. 14 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Россия галимнәре» дигән электрон күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә Фән турында китаплар, атаклы совет Россия галимнәре һәм аларның Фән һәм техника өлкәсендә төрле өлкәләрне үстерүгә нигез салган бөек ачышлары тәкъдим ителде.
Явлаштау авыл китапханәсе «Табигатьне китап белән танып бел» дигән эко-сәяхәт уздырды. Чара катнашучыларны үзебезнең төбәкнең табигате белән таныштыру һәм укуга кызыксынуны үстерү максатында оештырылды. Сәяхәт барышында балалар төбәкнең төрле үсемлекләре, кошлары, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауның әһәмияте турында белделәр. Китапханәче кызыклы биремнәр бирде, алар табигать турындагы китаплар турында мавыктыргыч фикер алышуга ярдәм итте. Катнашучылар белемнәрен киңәйтеп кенә калмадылар, табигатьне тагын да ныграк яраттылар. Экологик сәяхәт җылы һәм дустанә атмосферада узды, якты тәэсирләр һәм яңа ачышлар калдырды.
Менә алтын көз килеп җитте. Көз-елның иң матур чоры. Көз җитү белән барысы да үзгәрә, әйтерсең рәссам табигатьне бөтен гаммасы белән бизи. Бүген 13 сентябрь көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире « Алтын көз» темасына балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде . Көз-шагыйрьләр һәм рәссамнар ясаган иң якты чор. Көзге табигатьнең матурлыгы беркемне дә битараф калдырмый. Балалар көзнең нинди булачагын исләренә төшерделәр: шатлыклы, мул уңыш белән, вак яңгыр тамчылары белән, моңсу. Ләкин барыбер елның бу фасылында җир һәрвакыт гүзәл һәм матур . Боларның барысын да балалар кәгазьдә күрсәтергә тырыштылар. Рәсемнәр төрле һәм матур килеп чыкты, чөнки балалар фантазиясе чикләрне белми. Конкурс кызыклы һәм мавыктыргыч булды.