Кыш ул табигатьнең иң матур вакыты. Балаларның кышкы каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, 7 январь көнне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре” Кышкы мавыгу” – дигән тема астында саф һавада төрле уеннар оештырдылар. Кардан ясалган сыннарны карап, алар белән гозурландылар. Кышкы каникулда алган тәэсирләр балаларның күңелләрендә озак сакланыр!
7 январь көнне Мишәбаш мәдәният йортында яшүсмерләр өчен "Күңелле кич" дигән уеннар оештырылды. Яшьләр хәрәкәтле һәм кызыклы уеннарда теләп катнаштылар. Вакытларын күңелле уздырдылар.
7 гыйнвар көнне Кырбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ишегалдыннан ишегалларына йөреп, күңелле җырлар, тезмәләр җырладылар, шулай ук йорт хуҗаларына Раштуа турында шигырьләр сөйләделәр.
7 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Казан шәһәреннән килгән Татар дәүләт курчак театры актерлары балалар өчен «Карлсон проказничает опять…» − дип исемләнгән театральләштерелгән курчак театры күрсәттеләр.
6 январь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Яңа ел уеннары» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Бәйрәм дәвамында алар могҗиза һәм тылсымлылык атмосферасында булдылар. Балалар һәм аларның ата – аналары игътибарына әкият персонажлары-Убырлы карчык һәм Шүрәле, Кар Кызы һәм Кыш Бабай катнашында театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.
2019 -ел Татарстанда "Эшче һөнэрлэр "елы дип игълан ителде.Шул унайдан 5 январь конне Коек авыл клубы модире ,балалар белэн эшче хонэрлэр темасына карата рэсем конкурсы уткэрде .Балаларга барлык хонэрнен дэ мактаулы икэнен анлатты. Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Хәр бала кечкенәдән нәрсә белән булса да кызыксына,балалар шуларны рэсемгэ тошерде.Алар белэн "Барлык һөнәр мактаулы !" дигэн стенгазета
чыгарылды.
5 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Корсабаш авылы клубында, балалар өчен яңа ел бәйрәменә багышланган «Яңа ел алдыннан булган хәл...» − дип исемләнгән әкияти тамаша белән чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм чарасында куян ролен: Мичәнбаш клубы мөдире − Камилә Нигъмәтҗанова үтәде. Аннары бәйрәмне бизәлгән матур чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, әкият персонаҗлары белән бергәләп төрле уеннар уйнап һәм җырлап дәвам иттеләр.
5 январь көнне олы Арташ авыл клубында балалар белән "Уйныйк дуслар бергәләп" дигән чыршы бәйрәме уздырылды.Балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләп,җырлар җырлап күрсәттеләр, күңелле уеннарда катнаштылар.
5 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Ижау шәһәреннән килгән «Новогоднее мега-шоу» − дип исемләнгән цирк программасы узды. Цирк программасы үз эченә хайваннар белән күп төрле күңелле номерлар һәм бәйгеләр алды. Кечкенә тамашачылар зур алкышлар белән рәхмәтләрен белдерделәр.
Җиләк -җимеш, яшелчәләрдәге витаминнар-иммунитететны күтәрүдә, сәламәтлекне ныгытуда топ алым булып торалар.Дөрес туклану, җиләк-җимеш, яшелчәләр куллану организмның витаминнарга булган ихтияҗын тәэмин итә. 4 январь көнне Явлаштау мәдәният йортында "Саулык-зур байлык" дигән сәламәтлек кичәсе үтте һәм кичәдә витаминнар турында сөйләнде, укылды.